22 март көнне Теләче җирлекара китапханәсендә Теләче мәктәбенең 10 класс укучылары белән “Якташларыңны беләсеңме?” дип аталган әдәби сәгать уздырылды.

2016 елның 28 марты, дүшәмбе

Әлеге чарада шулай укытучылар Шайдуллина Г.М. һәм Казакова Э.Р. да катнашты. Укучыларга районның әдәби картасы, “Якташларыбыз иҗаты” дигән күргәзмә, танылган шәхесләребезгә багышланган материаллар тупланган папкалар, язучыларның китаплары ярдәмендә мәгълүмат бирелде. Укучыларның алган белемнәрен тикшерү йөзеннән викторина үткәрелде. Соңыннан укучыларга якташ язучыбыз Ф.Галиевның китаплары бүләк итеп тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International