25 нче март көнне “Батыр” спорт комплексында 2001-2004 нче елгы малайлар арасында мини-футбол ярышы үтте.Бу ярышта Олы Мишә урта мәктәбеннән дә команда катнашты .Мини футбол спорт уены мәктәбебездә популяр. Бу спорт төре белән укучыларыбыз түгәрәктә дә шөгыльләнә.Район күләмендә узган ярышта,11 команда арасында, безнең команда 3 нче призлы урынны алды. Яшь футболистларыбызга уңышлар телибез. Афәрин, егетләр!
Ярышта районның 9 мәктәбеннән 12 команда катнашты.
Югары Кибәхуҗа авыл мәдәният йортының “Балачак” курчак театр-студиясе артистлары Н.Гернетның “Дорофей маҗаралары” исемле спектакле белән балаларның һәм яшьүсмерләрнең “Другое измерение” III Бөтенроссия театр осталыгы фестиваленә әзерлек максатыннан репетицияләр үткәрә.
Балалар китапханәсе мөдире Закирова Л.М. китапханәгә килүчеләрне татар язучысы Госман Бакировның китаплары һәм иҗаты белән таныштырды, шулай ук аның тормыш юлы һәм иҗаты буенча кайдан өстәмә мәгълүмат табып булуы хакында да әйтеп узды. Балалар игътибарына язучының тормышы турында елмаерга, ә кайбер очракларда киресенчә еларга мәҗбүр итә торган кызыклы фактлар тәкъдим ителде. Безнең китапханә балаларны чит ил һәм рус әдәбиятыннан тыш, туган як әдәбиятын укытуга да тартырга тырыша. Халкыбызның яшәү рәвешен һәм миләтебезнең холык үзенчәлекләрен без нәкъ менә шунда күрәбез.
2016 ел – Татарстанда Идел һәм Чулман Су саклау зоналары елы дип игълан ителде. Һәр ел саен, 22 мартта кешелек Бөтендөнья Су чыганаклары көнен билгеләп үтә. Шул уңайдан, 23 март көнне, Теләче балалар китапханәсендә презентация кулланып “Су – тормыш чыганагы” дигән әңгәмә үткәрелде. Балалар игътибарына су турында бик күп гадәти булмаган фактлар тәкъдим ителде. Су без күрә торган гадәти һәм гади матдә генә түгел, ул безнең организмыбызның нигезе һәм җирдәге тереклек чыганагы. Шул ук вакытта ул бик күп яшерен серләр саклый. Галимнәр суны тикшерүләрен бүгенге көндә дә дәвам иттерәләр һәм күп төрле кызыклы ачышлар ясыйлар. Моннан тыш, без суның кайдан килеп чыгуы, аның нәрсәләрдән торуы, аны ни өчен чистартырга кирәклеге һәм башкалар хакында да мәгълүмат бирдек. Әлеге кызыклы фактлар китап укучыларыбызны суга сакчыл карашта булырга, аңа бәяләп булмастай байлыкка караган кебек карарга һәм су чыганакларының кечкенәдән үк кадерен белеп үсәргә өйрәтерләр, дип ышанып калабыз.
Ул балалар абонементыннан башланып китте. Иң элек китапханә, әбүнә, уку залы, формуляр, күргәзмә төшенчәләренең мәгънәләре аңлатылды, шулай ук, балалар китапханәче һөнәре турында белделәр, китапханәнең бүлекләре; үз – үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштылар. Соңыннан бергәләп нәни китапчыклар, җәелмәле китаплар, уенчык – китаплар һәм төрле темаларга багышланган энциклопедияләрне карап чыктылар.
21 март – Халыкара шигърият көне. Шул унайдан, Айдар авылы мәдәният йортында, авыл китапханәсе белән берлектә, "Оста куллар" бәйләү-чигү берләшмәсенэ йөрүчеләр катнашында “Шигырьләр түшәлгән сукмакта” дип исемләнгән поэзия сәгате үткәрелде. Чәй табыны артында үткәрелгән әлеге чарада якташ шагыйрьләребезнең шигырьләре укылды.
Җылы яклардан туган якларыбызга кошлар кайта. Шул уңайдан 18 март көнне Баландыш авылы мәдәният йортында, киапханәче белән берлектә рәсем ясарга яратучылар берләшмәсенә йөрүче укучылар белән “Кошлар – безнең дусларыбыз!” – дигән рәсем конкурсы оештырылды.Укучылар үзләренең яраткан кош рәсемнәрен ясадылар. Рәсем ясау бәйгесендә иң яхшы рәсем остасы итеп Чулпан Мубаракшина билгеләнде. Ахырдан һәрбер катнашучыга бүләкләр тапшырылды.
19 март көнне Субаш авыл клубында “Бер күрешү үзе бер гомер” исемле матур кичә уздырылды. Кичәдә Балык Бистәсе районы Алан –Полян авылы клубы каршында шөгыльләнүче үзэшчәннәр катнашты. Кичә бик матур һәм эчтәлекле булды.
17 март көнне Айдар мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Балкыш" фольклор берләшмәсе көче белән V Бөтендөнья татар эшкуарлар конгресы кунаклары каршында "Сепарат аерту өмәсе" белән чыгыш ясадылар.