24 март көнне Теләче балалар китапханәсендә “Госман Бакиров – татар балалар язучысы” дигән күргәзмә – күзәтү оештырылды.

2016 елның 28 марты, дүшәмбе

 Балалар китапханәсе мөдире Закирова Л.М. китапханәгә килүчеләрне татар язучысы Госман Бакировның китаплары һәм иҗаты белән таныштырды, шулай ук аның тормыш юлы һәм иҗаты буенча кайдан өстәмә мәгълүмат табып булуы хакында да әйтеп узды. Балалар игътибарына язучының тормышы турында елмаерга, ә кайбер очракларда киресенчә еларга мәҗбүр итә торган кызыклы фактлар тәкъдим ителде. Безнең китапханә балаларны чит ил һәм рус әдәбиятыннан тыш, туган як әдәбиятын укытуга да тартырга тырыша. Халкыбызның яшәү рәвешен һәм миләтебезнең холык үзенчәлекләрен без нәкъ менә шунда күрәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International