21 март көнне Теләче балалар китапханәсендә, 1 нче номерлы “Алёнушка” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен, “Мы – будущие читатели” дип исемләнгән экскурсия оештырылды.

2016 елның 28 марты, дүшәмбе

Ул балалар абонементыннан башланып китте. Иң элек китапханә, әбүнә, уку залы, формуляр, күргәзмә төшенчәләренең мәгънәләре аңлатылды, шулай ук, балалар китапханәче һөнәре турында белделәр, китапханәнең бүлекләре; үз – үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштылар. Соңыннан бергәләп нәни китапчыклар, җәелмәле китаплар, уенчык – китаплар һәм төрле темаларга багышланган энциклопедияләрне карап чыктылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International