Кече Кибәхуҗа төп мәктәбендә шушы көннәрдә Әлифба бәйрәме булып үтте. 1 сыйныф укучылары Әлифба белән хушлашып, өйрәнгәннәрен , мавыктыргыч хәрефләр һәм авазлар дөньясында адашмыйча йөри алуларын күрсәттеләр. Чарада Р.Х.Газизова җитәкчелегендә барлык башлангыч сыйныф укучылары , укучыларның әти- әниләре катнашты.
Тыл ветераны Сагдиева Һәҗәр Мөлек кызына 2016 елның 03 мартында 90 яшь тулды. Шушы уңайдан аны котларга Теләче районы халыкны социаль яклау бүлеге начальнигы Галимова Ф.М. һәм Кече Кибәхуҗа авыл җирлеге башлыгы Заһидуллин И.Г. килделәр. Юбилее белән котлап Һәҗәр Мөлек кызына чәчәк бәләме һәм истәлекле бүләк тапшырдылар, алдагы тормышында исәнлек-саулык теләделәр.
Баландыш авыл китапханәсендә якташ язучыбыз Нурислам Хәсәновның тууына 75 ел тулу уңаеннан "Ул язар өчен туган" дигән күргәзмә куелды.
Бу Аулак өйдә китапханәче Газизова Рузалия якташ язучыбыз Рашат Низамиевның “Кызыл кар яугач”, Нурислам Хәсәновның “Бәхилләрме йөрәк” исемле китапларга күзәтү үткәрде. Нәкый Исәнбәтнең китабыннан мәкальләр әйтешеп конкурслар үткәрелде.
2 март көнне Бөтендөнья язучылар көне уңаеннан Әбде авыл китапханәсендә «Очарование забытых книг» дип аталган ретро-күргәзмә эшләнде. Элек барлык укучылар тарафыннан да яратылып укылган, хәзер онытыла башлаган китапларны әле дә китапханәләрдә табарга була. Алар тормыш, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр, совет кешеләренең батырлыклары турында. Бу китаплар күптән язылган булсалар да, үзләренең кыйммәтләрен югалтмаганнар.
Күргәзмәдә язучыларныӊ әсәрләре урын алды. Китапларга күзәту ясалды һәм әӊгәмә үткәрелде.
8 март бәйрәме уңаеннан безнең Олы Мәтәскә балалар бакчасында әниләрнең кул эшләреннән күргәзмә оештырылды. Әниләр үзләренең нинди оста куллы булуларын күрсәттеләр.Рәхмәт аларга!
Безнең Шәтке балалар бакчасында бу бәйрәмгә бик зур әзерлек бара.Балалар шигырьләр, җырлар, биюләр өйрәнәләр, шулай ук әниләргә, әбиләргә үз куллары белән бүләк ясадылар.Балалар Әниләрен сөендереп, аларны бәйрәм белән котлыйсылары килә.
Семинарда Татарстан Республикасы мәгарифне үстерү институтының мәктәпкәчә белем лабораториясе җитәкчесе Манюрова Гелнур Халирахман кызы чыгыш ясады. Семинарда сүз мәктәпкәчә белем оешмаларында федераль дәүләт белем стандартларына нигезләнеп үзгәртелгән норматив документлар, төркемнәрдә булдырылган үстерешлетирәлек турында барды.
Семинар ахырында мәгариф бүлегенең мәктәпкәчә белем буенча методисты Саетова Анна Николай кызы барлык җитәкчеләр исеменнән эчтәлекле, җанлы чыгышы өчен МанюроваГелнур Халирахман кызына рәхмәтен белдерде һәм алга таба да Татарстан Республикасы мәгарифне үстерү институтының мәктәпкәчә белем лабораториясе белән тыгыз элемтәдә торачакларын ышандырды.