25 нче февраль көнне мәгариф бүлегенең уку залында район тәрбиячеләре һәм балалар бакчалары арасында 2 елга бер тапкыр үткәрелә торган “Яшел ут” конкурсында 1,2,3 нче урыннарны алучыларныбүләкләү өлеше булып үтте. Балалар бакчалары арасында үткәрелгән конкурста җиңүчеләр:
1 нче урын - Теләченең №1 балалар бакчасы;
2 нче урын - Теләченең №2 балалар бакчасы;
3 нче урын - Теләченең №3 балалар бакчасы.
Тәрбиячеләр арасында үткәрелгән конкурста җиңүчеләр:
1 нче урын - Юсупова Гөлсинә Фаухетдиновна, Теләченең №2 балалар бакчасы тәрбиячесе;
2 нче урын - ИсхаковаЛилияФарилевна, Теләченең №1 балалар бакчасы тәрбиячесе;
3 нче урын - Мингазова Галия Рафаэльовналар, Теләченең №3 балалар бакчасы тәрбиячесе.
Конкурста җиңүчеләргә Арча филиалы юл куркынычсызлыгы фондының Мактаүграматосы һәм кыйммәтле бүләге тапшырылды. Җиңүчеләрне Арча филиалы юл куркынычсызлыгы фонды җитәкчесе Мухаметзянова Энҗе Газиз кызы,Арча филиалы юл куркынычсызлыгы фонды Саба бүлекчәсе әйдәп баручы белгече Закиров Динар Рамиль улы, мәгариф бүлегенең мәктәпкәчә тәрбия бүлеге методисты Саетова Анна Николай кызы котлады.
Барлыгы 38 эш каралды.10 март көнне 27 укучы әлеге конкурсның район турында катнашачаклар.
1 һәм 3 март көннәрендәСауш урта мәктәбеһәмУзяк гомум белем бирүмәктәбебазасындаукытучылар белән "Татарстан Республикасында белем бирүдәрәҗәсенкамилләштерү" проекты кысаларында "Проблемаларны креатив рәвештә хәл итү" темасы буенчатренинглар уздырылды
ТренингныГабдрахманова Гөлүсә Нәҗиповна,Хөсәенов Зиннур Зөфәрович,Шөгаепова Галия Мөхәмәтгалиевна алып барды. Укуларда 110 укытучы катнашты
Киңәшмә кысаларында гөмүми белем бирү учрежденияләре һәм мәгариф бүлеге тарафыннан уздырылган укучыларның белем дәрәжәләрен тикшерүнең объектив рәвештә үткәрелүе анализланды. Мәгариф һәм фән министырлыгының киңәшләрен истэ тотып 5- 11 сыйныфларда һәр фән буенча 3 нче чирек нәтижәләре буенча эшләнәчәк мәктәптәге эчке контроль һәм 4 нче чиректәге муниципаль контроль эшләренең якынча вакытлары билгеләнде. 4нче сыйныфларда эшләүче башлангыч сыйныф укытучылары белән, балаларны рус теле һәм математика буенча бөтенроссия тикшерү эшләренә әзерләү буенча уткәреләчәк семинар –практикум вакыты килешенде. 4 нче сыйныф укучыларының тикшерү эшләренә әзерлек дәрәжәсен тикшерү максаты белән рус теленнән (15 мартта), математикадан (16 мартта) диагностик тикшерү эшләрен үткәрү турында карар кылынды.
Ул "Безнең гайлә-тату гайлә" дигән исем астында узды.Бәйрәмебездэ барлык әти-әниләр һәм балалар катнашты.Бу бәйрәмне әти-әниләр,балалар бик көтеп алалар,чөнки Гаилә-тормышыбызның нигезе,дәүләтебезнең киләчэге.Безнең бәйрәмебез юкка гына"Безнең гайлә-тату гайлә дип аталмады,чөнки тату гайләләрдә генә тырыш,уңган,тәүфыйклы,акыллы балалар үсә.Бәйрәм балаларның матур шигырь,җыр,биюләре белән башланып китте.Эти-эниләр арасында төрле ярышлар, тапкырлык ,җитезлек һәм башка бик күп төрле булды. Бәйрәм бик күңелле узды, бигрәктә бу бәйрәмгә нәниләр сөенде, барысыда бик канәгать булып таралышты.
Теләче урта мәктәбенең 10а сыйныф укучысы Зарипова Майя «Финансовая грамотность населения» » дигән республика конкурсында катнашты. Конкурска Майя үзенең бик матур рәсемен җибәргән иде. Эчтәлекле матур эше өчен Майя диплом белән бүләкләнде. Республика конкурсына Майяны тарих укытучысы Г.А. Абдуллина әзерләде.
1 март көнне Югары Кибәхуҗа авыл китапханәсендә Бөтендөнья наркобизнес һәм наркоманиягә каршы көрәш көне уңаеннан "Без барыбыз да наркотикларга каршы"
дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды.
1 март көнне Шармыш авыл китапханәсендә «Я сам в ответе за свое здоровье» дип аталган сәламәтлек сәгате үткәрелде. Бу чара наркомания һәм наркобизнес белән көрәш көненә багышланган иде һәм балигъ булмаган балалар арасында наркомания, алкоголизм, тәмәке тартуны кисәтүне максат итеп куйды. Бу чарага «Краски жизни» дигән күргәзмә дә әзерләнгән иде.
Бу Аулак өйдә китапханәче Газизова Рузалия якташ язучыбыз Рашат Низамиевның “Кызыл кар яугач”, Нурислам Хәсәновның “Бәхилләрме йөрәк” исемле китапларга күзәтү үткәрде. Нәкый Исәнбәтнең китабыннан мәкальләр өйтешеп конкурслар үткәрелде.