Чара кысаларында узган елга нәтиҗәләр ясалды, 2016 елга максатлар тәгаенләнде һәм эшчәнлек буенча Идел буе физик тәрбия, спорт һәм туризм академиясе белән килешү төзелде.
Чарада Дәүләт Советы җитәкчесе, республиканың волейбол федерациясе президенты Ф.Мөхәмәтшин, Президент Аппараты җитәкчесе Ә.Сәфәров, яшьләр эшләре һәм спорт министры В.Леонов һәм башка дәрәҗәле кунаклар катнашты.
Безнең районнан чарада Башкарма комитетның яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге мөдире А.Галеев һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры Ә.Зәкиев катнаштылар.
Укыту процессы педагог – психологларның ярдәменә мохтаҗ. Үз вакытында психологик тренинглар үткәрү, аны анализлау һәм уку – тәрбия процессында аларның нәтиҗәләрен файдалану- укучыларның үсешендә һәм үзүсешендә зур йогынты ясый. Шул уңайдан МБГБУ – Олы Нырсы урта гомуми белем бирү мәктәбендә педагог – психолог Хазипова С.Н. укучылар белән тренинг үткәрде. Аның нәтиҗәләрен шәхесне үстерүдә кулланырбыз.
3нче март көнне Айдар авылында яшәүче Сәхибкамал апа Мифтаховага 95 яшь тулды. Шул унайдан аны истәлекле бәйрәме белән Айдар авыл җирлеге башлыгы Булат Хайруллович Хасаншин тәбрикләде, җылы теләкләрен җиткерде, Россия президенты В.В.Путин котлавын һәм истәлекле бүләк тапшырды .
2 нче март көнне, Олы Мишә урта мәктәбендә гражданлык- патриотик тәрбия бирү айлыгын йомгаклап,”Аҗаган-2016” уены узды. Укучыларга патриотик тәрбия бирү чарасы саф һавада үтте.Уен патриотик җырлар җырлап, стройда йөрү белән башланып китте.Уен барышында балалар чаңгы эстафетасында, шорт-тректа узыштылар.Гранатаны ераклыкка атып,уен мылтыгы белән каршылыклар аша үтеп, сугышчан биремнәр үтәделәр.”Аҗаган-2016” уены хәрәкәтле уеннар белән дәвам итте.
Матбугат чараларыннан алынган мәгълүматларга караганда, травматизмнарның 60 — 68% ы “көндәлек” тормыш хәвефсезлекләренә туры килә. Алынган җәрәхәтләрнең 78%ы – урам-йортлар тирәсендә, 22%ы бүлмә-өйләрдә алына. Бүгенге көндә җәмгыять алдында яңа проблемалар килеп туа тора. Алар бөтенебезгә янаса да, балалар иң яклаучысыз, тәҗрибәсез социаль төркемгә керү сәбәпле, чит кешеләр, террористлар корбаны булырга мөмкиннәр. Шуңа күрә, әти-әниләр белән берлектә эшчәнлек алып барып, чит кешеләрдән саклану, “терроризм” төшенчәсенең эчтәлеген аңлату, чит әйберләргә тотынмау, компьютер технологияләре тудырган куркынычлар, янгыннан саклану чараларын балаларга аңлатырга тиешбез. Шул уңайдан 1 март көнне район мәдәният йортында районыбызның мәдәният хезмәткәрләре өчен пожар куркынычсызлыгы буенча укулар оештырылды. Әлеге укуны Татарстан Республикасынын 129 номерлы пожар бүлекчәсе начальнигы И.Г. Закиров алып барды.
Наркомания кешелек җәмгыятенә коточкыч зур зыян китерә. Ул халыкны бөлгенлеккә төшерүнең һәм юкка чыгаруның иң нәтиҗәле ысулы булып тора.
Наркоманнар – ялгышлык корбаннары. Әлеге яшүсмерләргә мәктәптә һәм гаиләдә тиешле белем һәм тәрбия бирелмәгән, аларны уйларга, кылган гамәлләренә бәя бирергә өйрәтмәгәннәр. Шуңа күрә наркоман – яшүсмерләр белән түгел, наркоманиянең таралуына уңай шартлар тудырган өлкәннәрнең хаталарын булдырмау өчен көрәшергә кирәк. Шул уңайдан бүген мәктәбебездә класс сәгатьләре үтте.
Тыл ветераны Исмагилова Рәйсә Хабибулла кызына 2016 елның 02 мартында 90 яшь тулды. Әлеге истәлекле бәйрәмен Рәйсә ханым балалары, оныклары янәшәсендә каршылады. Шушы уңайдан аны котларга Теләче районы халыкны социаль яклау бүлеге начальнигы Галимова Ф.М. һәм Кече Кибәхуҗа авыл җирлеге башлыгы Заһидуллин И.Г. килделәр. Юбилее белән котлап Рәйсә Хәбибулла кызына чәчәк бәләме һәм истәлекле бүләк тапшырдылар, алдагы тормышында исәнлек-саулык теләделәр.
Районыбызның яңадан торгызылуына 25 ел тулу уңаеннан игълан ителгән "Туган җирем - Теләче" сәнгать фестивале дәвам итә. 3 март көнне район тамашачысы алдында Иске Җөри авыл җирлеге үзешчәннәре үзләренең җырга-биюгә осталыкларын күрсәттеләр. Әлеге авыл җирлегеннән килеп чыгыш ясаган Ильяс Якупов, Зәлинә Имамиева, Йолдыз Нуриева, Илнар Зәйнетдинов, Резеда Сафина, Зилә Зәйнетдинова, әлеге бәйрәмгә дип кайткан “Казан егетләре” солисты Илнат Фархуллин һәм Татарстанның атказанган артисы Айгөл Бариевалар башкаруындагы җырлар теләсә - кайсы бәйрәмне бизәрлек. Өлкән буын үзешчәннәре Мәүгизә Зыятдинова, чыгыш ясаган гармунчыларны без инде күптән тыңлап хозурланып яшибез.
Югары Кибәхуҗа авыл мәдәният йортының “Балачак” курчак театр-студиясе һәм Олы Мәтәскә мәдәният йортының “Өмет” балалар театр берләшмәсе артистлары 27 февраль Питрәчтә узган балаларның һәм яшьүсмерләрнең театр һәм курчак театрларының “Иделкәем” Республика конкурсының зона турында катнаштылар. Ике коллективта лаеклы чыгыш ясап, диплом белән бүләкләнде.
4 март көнне Теләче җирлекара китапханәсендә уллары Армия сафларында хезмәт итүче солдат әниләре белән очрашу булды. Ел саен Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан солдат әниләрен чакырып хөрмәтләү, Ватан алдындагы изге бурычларын үтәүче егетләр белән хатлар алышу китапханәнең күркәм традициясенә әверелде. Очрашу солдатлардан килгән хатларны, хезмәт иткән җирләреннән аларга белдерелгән рәхмәт сүзләрен, шигырьләр уку, матур җырлар белән үрелеп барды. Кичә барышында әниләр образын сурәтләгән әсәрләр кергән китаплар һәм солдат егеләрнең фотолары буенча әзерләнгән презентация, “Әнием –күңелем кояшы”, “Ил саклаучы – горур исем” дип аталган күргәзмәләр тәкъдим ителде.