ЯҢАЛЫКЛАР


4
март, 2016 ел
җомга

1 март – якташ язучыларыбыз Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Һ.Такташ исемендәге премия лауреаты, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Рашат Мияссәр улы Низамиевның һәм Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Нурислам Габдулла улы Хәсәновның туган көннәре. Теләче җирлекара китапханәсендә якташ язучыларыбызның туган көннәре уңаеннан аларның иҗатына багышланган альбом һәм китапларыннан торган “Талантлы буын вәкилләре” исемле күргәзмә куелды.


2
март, 2016 ел
чәршәмбе

2016 елның 2 нче март көнендә Олы Кибәхуҗа  авылында яшәүче тыл ветераны  Исмагилова Рәйсә Хабибулла  кызына 90 яшь тулды. Шул уңайдан Рәйсә апага Россия  Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгының тәбрикләмәсе тапшырылды, шулай ук Кече Кибәхуҗа авыл җирлеге башлыгы исеменнән дә котлау сүзләре җиткерелде.

Бүгенге көндә Рәйсә апа балалары- оныклары-оныкчыклары  арасында кадерле әни, дәу әни, әби булып яши.

Яше 90 да булуга карамастан юбилярыбыз тормыш юлыннан  кутәренке кәеф белән нык атлый. Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.

Бәйрәмдә балалар бик матур чыгыш ясадылар,үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Әниләр, әбиләр балаларның чыгышларын кайнар алкышлар белән кабул иттеләр. Бәйрәм бик күңелле, матур булды. Әниләр бәйрәмнән бик канәгать калдылар,йөзләреннән елмаю, нур бөркелеп торды.    

02 нче март көнне, районның барлык балалар бакчалары мөдирләре һәм өлкән тәрбиячеләре Теләченең 3-нче балалар бакчасында“Мәктәпкәчә төп белем бирү программасы - федераль дәүләт белем бирү стандартларның тормышка ашыру җайланмасы “дигән темага семинар булып үтте.  Семинарда  Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының мәктәпкәчә белем бирү лабораториясе мөдире Манюрова Г. Х. Һәм мәктәпкәчә тәрбия буенча мәгариф бүлеге методисты Саетова А.Н лар чыгыш ясадылар.

Борынгы шәһәр Болгар һәм Свияжск утравының 6 еллыгына багышланган Республика рәсем һәм фото конкурсының район этабына нәтиҗә ясалды.

Конкурс балаларда һәм яшүсмерләрдә   патриотик тәрбия бирүгә, үзләренең туган якларына, тарихына карата мәрхәмәт тәрбияләүгә багышланган.         

Киңәшмәдә барлык мәдәният хезмәткәрләре дә катнашты, анда 2015 елның  нәтиҗәләре  һәм  уздырылачак чараларга  планнар, “Уятмакчы булсаң халык күңелләрен” конкурсына нәтиҗә ясалды.

  Киңәшмәдә   мәдәният бүлеге җитәкчесе - Даут Иксанов, китапханә  бүлеге  мөдире – Резеда Давлиева, вакытлыча директор вазыйфаларын башкаручы- Зөлфия Ибрагимова, Олы Мишә авылы китапханәчәсе –Рузалия Газизова, Олы  Мәтәске мәдәният йорты директоры – Гульнур Гимранова,

чыгыш ясадылар.

2015 елнын 11 аена, крестьян-фермер хужалыкларыннан жыеп алынган мэгълумат нигезендэ, 1 сыердан  сот саву буенча беренче урында КФХ Сэлэхиев Рафик Мансур улы тора, ул  1 сыердан  11 айга 7580 кг сот савып алган, икенче урында КФХ Садикова Голшат Мэгсум кызы, анын 1 сыердан  сауган соте  7367 кг, оченче урында КФХ Шакиржанова Ландыш Ростэм кызы, 1 сыердан савылган соте  7015 килограммны  тэшкил итэ . Район буенча бу курсэткеч  4519 кг.

Теләче урта мәктәбендә, үзъидәрә әгзалары  тарафыннан,  сәламәт яшәү  рәвеше алып  бару буенча  “Квест”  уздырылды .  Балалар 4 командага бүленеп, тукталышларда тәкъдим ителгән сорауларга җавап бирделәр.Физик күнегүләр эшләделәр. Командада бер-береңә терәк булып җиңел генә куелган максатлар ирешү, аларда күнел күтәренкелеге тудырды.

2016 елның 2 март көнне, район башкарма комитетының утырышлар залында “Доступная среда” программасы кысаларына таянып, киңәшмә үткәрелде. Әлеге киңәшмәдә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының инвалидлар белән эшләү бүлеге җитәкчесе Шагиева Гөлнара Меннафовна чыгыш ясады. Киңәшмәдә районның оешма җитәкчеләре катнашты.

1 март – якташ язучыларыбыз Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Һ.Такташ исемендәге премия лауреаты, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Рашат Мияссәр улы Низамиевның һәм Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Нурислам Габдулла улы Хәсәновның туган көннәре. Теләче җирлекара китапханәсендә якташ язучыларыбызның туган көннәре уңаеннан аларның иҗатына багышланган альбом һәм китапларыннан торган “Талантлы буын вәкилләре” исемле күргәзмә куелды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International