1 март – якташ язучыларыбыз Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Һ.Такташ исемендәге премия лауреаты, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Рашат Мияссәр улы Низамиевның һәм Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Нурислам Габдулла улы Хәсәновның туган көннәре. Теләче җирлекара китапханәсендә якташ язучыларыбызның туган көннәре уңаеннан аларның иҗатына багышланган альбом һәм китапларыннан торган “Талантлы буын вәкилләре” исемле күргәзмә куелды.