Матбугат чараларыннан алынган мәгълүматларга караганда, травматизмнарның 60 — 68% ы “көндәлек” тормыш хәвефсезлекләренә туры килә. Алынган җәрәхәтләрнең 78%ы – урам-йортлар тирәсендә, 22%ы бүлмә-өйләрдә алына. Бүгенге көндә җәмгыять алдында яңа проблемалар килеп туа тора. Алар бөтенебезгә янаса да, балалар иң яклаучысыз, тәҗрибәсез социаль төркемгә керү сәбәпле, чит кешеләр, террористлар корбаны булырга мөмкиннәр. Шуңа күрә, әти-әниләр белән берлектә эшчәнлек алып барып, чит кешеләрдән саклану, “терроризм” төшенчәсенең эчтәлеген аңлату, чит әйберләргә тотынмау, компьютер технологияләре тудырган куркынычлар, янгыннан саклану чараларын балаларга аңлатырга тиешбез. Шул уңайдан 1 март көнне район мәдәният йортында районыбызның мәдәният хезмәткәрләре өчен пожар куркынычсызлыгы буенча укулар оештырылды. Әлеге укуны Татарстан Республикасынын 129 номерлы пожар бүлекчәсе начальнигы И.Г. Закиров алып барды.