"Туган җирем - Теләче"

2016 елның 4 марты, җомга

Районыбызның яңадан торгызылуына 25 ел тулу уңаеннан игълан ителгән "Туган җирем - Теләче" сәнгать фестивале дәвам итә. 3 март  көнне район тамашачысы алдында  Иске Җөри  авыл җирлеге үзешчәннәре үзләренең җырга-биюгә осталыкларын күрсәттеләр. Әлеге  авыл җирлегеннән килеп чыгыш ясаган Ильяс Якупов, Зәлинә Имамиева, Йолдыз Нуриева, Илнар Зәйнетдинов, Резеда Сафина, Зилә  Зәйнетдинова,  әлеге  бәйрәмгә дип кайткан  “Казан егетләре” солисты Илнат Фархуллин һәм Татарстанның атказанган артисы Айгөл  Бариевалар башкаруындагы җырлар теләсә - кайсы бәйрәмне бизәрлек.  Өлкән  буын  үзешчәннәре  Мәүгизә Зыятдинова,  чыгыш ясаган гармунчыларны без инде күптән тыңлап хозурланып яшибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International