2 март көнне Татарстанның яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының актлар залында республиканың волейбол федерациясенең чираттагы хисап утырышы булды.

2016 елның 4 марты, җомга

Чара кысаларында узган елга нәтиҗәләр ясалды, 2016 елга максатлар тәгаенләнде һәм эшчәнлек буенча Идел буе физик тәрбия, спорт һәм туризм академиясе белән килешү төзелде.

Чарада Дәүләт Советы җитәкчесе, республиканың волейбол федерациясе президенты Ф.Мөхәмәтшин, Президент Аппараты җитәкчесе Ә.Сәфәров, яшьләр эшләре һәм спорт министры В.Леонов  һәм башка дәрәҗәле кунаклар катнашты.

Безнең районнан чарада Башкарма комитетның яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге мөдире А.Галеев һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры Ә.Зәкиев катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International