ЯҢАЛЫКЛАР


24
февраль, 2016 ел
чәршәмбе

18 нче февраль көнне Шәтке урта мәктәбенә Нижнекамск шәһәреннән "Бәхет кошы" исемендәге курчак театры килде. Һәм "Шапшак Маша" әкиятен сәхнәләштерде. Мәктәп укучылары һәм укытучылары әкиятне бик яратып карадылар. 

19 февраль көнне Югары Кибәхуҗа урта мәктәбе базасында Сингапур методикасын үзләштерүгә корылган тренинг-укулары булды. Әлеге тренингта Кече Кибәхуҗа , Алан, Югары Кибәхуҗа урта мәктәпләре катнашты.  Треннингларны Шугаепова Г.М., Габдрахманова Г.Н., Хусаинов З.З. үткәрде.

Шул уңайдан Олы Мәтәскә китапханәсендә күргәзмә эшләнде. Исеме “И газиз туган телем”дип исемләнде. Күргәзмәгә төрле шагыйрьләрнең туган телгә атап язылган шигырьләре куелды.

16-18 нче февраль көннәрендә рус мәктәпләренең татар төркемнәрендә укучы балалар өчен татар теленнән  үткәрелгән  Республика  олимпиадасында   Теләче урта мәктәбенең 7нче сыйныф укучысы Якупов Илсаф җиңү яулады. Аны олимпиадага З. Н. Әсәдуллина  әзерләде. Шул ук мәктәпнең 10 нчы  сыйныф укучысы Габделхакова Ризәлә призер булды. Аның укытучысы – Р.Г. Гарипова. Укучыларга һәм аларны олимпиадага әзерләүче укытучыларга Мәгариф һәм фән министрлыгының дипломнары тапшырылды.

Бу экологик дата диңгез һәм океаннарда яшәүче барлык хайваннарны саклау көне булып та санала. Шармыш авыл китапханәсендә мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән  “Морские чудеса” дигән китап буенча “Су астындагы тормыш” дигән темага әңгәмә уздырылды. Башлангыч сыйныф укучылары «Морские млекопитающие» дип аталган презентация карадылар, диңгез хайваннарының кимүе, юкка чыга баруы турында да фикер алыштылар.


20
февраль, 2016 ел
шимбә

Федераль дэулэт статистикасы хезмэтенен, республика территориаль органы Телэче районы булегендэ 2016 елнын 1 июленнэн 15 августына кадэр 2-нче Ботенроссия авыл хужалыгында сан алу буенча эзерлек эшлэре бара. Районда шушы компанияне башкарып чыгу очен 15 кешедэн торган жаваплы комиссия тозелде. Сан алу буенча вэкил хэм белгеч алынды. Авыл хужалыгында сан алу «АВЫЛДА - ТЭРТИП , ИЛДЭ - МУЛЛЫК!» дигэн девиз белэн узачак.

Әлеге чараны мәктәбебезнең сәнгать укытучысы Ахметшина В.Г. җитәкчелегендә 8, 11 нче сыйныф укучылары оештырды. Бу бәйрәм ана теленең бөеклеген, газизлеген күрсәтеп, туган телне ихтирам итү хисе тәрбияләү максатыннан үткәрелде.Чарада дүрт телдә Туган тел турында шигырьләр тыңланды, ахырда бөек шагыйребез Г.Тукайның “Туган тел” җыры ана телебездә гимн буларак яңгырады.

Урта Мишә авыл китапханәсендә 2015 нче елдан, һәр ай саен, китапханә гәҗите чыга башлады. Айлык  гәҗиттә – китапханә эшчәнлеге, анда оештырылган төрле чаралар, конкурслар яктыртылып барачак.

19 февраль көнне Теләче җирлекара китапханәсендә якташ язучыбыз күпкырлы талант иясе, СССР һәм Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстан Республикасының атказанган юристы, Хезмәт ветераны, Прокуратура ветераны Фәнил Ислам улы Галиев белән очрашу кичәсе булды. Ф.Галиев проза әсәрләре аша яхшы китап укучыларга таныш, ә аның рәссам, шагыйрь, спортчы икәнен күпләр әле дә белми торгандыр. Әлеге очрашуда Теләче урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучылары, шушы ук мәктәпнең 9 класс укучылары, китапханәчеләр, язучының иҗатын яратучы райондашларыбыз катнашты. Очрашу кичәсендә язучының бүгенге көнгә нәшер ителгән 16 китабы укучылар игътибарына тәкьдим ителде, китапханәчеләр тарафыннан әзерләнгән презентациядә Фәнил Галиевның иҗаты яктыртылды.

Кичәнең иң истә калырлык өлеше Фәнил Галиевның үзенең чыгышы булды. Мондый очрашулар укучыларда якташларыбыз иҗатына карата кызыксыну уяту, яшьләрдә ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләүдә мөһим чара булып тора.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International