ЯҢАЛЫКЛАР


20
декабрь, 2023 ел
чәршәмбе

15 декабрь – Халыкара чәй көне. Шул уңайдан  16 декабрь көнне Сауш авылы китапханэсендэ «Ак  калфак» клубы членнары катнашында чәй көненә багышлап ял кичәсе уткәрелде. Китапханәдә «Татар халкында чәй йолалары» исемле китап кургәзмәсе куелып, кургәзмәдәге китапларга күзәтү үткәрелде. Чәй һэм аның үзлекләре белән таныштырылды. Чәй әзерләү, чәй эчү, чәй тарихына багышланган мәгълүмат бирелде. Кичә үткәрү өчен «Татар халык ашлары», «Гаилә календаре», интернет ресурс материаллары кулланылды.

13 декабрь көнне  Саба  районында 2010 елгы һәм аннан да кечерәк, 2008-2009 нчы елгы  егетләр арасында  Хәмидуллин Наил Хөснулла улы истәлегенә көрәш буенча ачык  турнир булып узды. Әлеге турнирда безнең спорт мәктәбе көрәшчеләре дә уңышлы чыгыш ясап кайтты.

Халыкара чәй көне 15 декабрьдә билгеләп үтелә. Рәсми булмаган бу бәйрәм Мәгариф һәм аралашу буенча халыкара үзәк инициативасы белән оештырылган.

Баландыш авылы китапханәсендә  балаларны  китап укуга тарту максатыннан  17 нче декабрь көнне «Яраткан китап битләре буйлап » дип  исемләнгән  әдәби сәгать үткәрелде. Чара барышында балалар танылган әсәрләр битләре буйлап күңелле сәяхәткә чыктылар, яраткан китаплары, геройлары, язучылары турындагы сорауларга җавап бирделәр, әдәби викторинада катнаштылар. Катнашучылар игътибарына балалар язучыларының иң яхшы әсәрләре куелган китап күргәзмәсе тәкъдим ителде, һәркем яраткан әсәреннән кычкырып өзек укыды.

Әлеге дата уңаеннан Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре "Якты чырай – такта чәй" дип исемләнгән чәй кичәсе үткәрделәр. Әлеге чарада чәй тарихы, аны пешерү тәртибе, чәйне ничек дөрес сакларга һәм үлән чәйләренең шифасы турында кызыклы әңгәмә корылды. Шулай ук чәйгә багышланган мәкальләр һәм шигырьләр дә укылды. “Чәйдән соң – күңелдә җәй” дияргә ярата безнең халык. Чыннан да, бер йотым булса да чәй эчеп куйсаң, күңелләр җылына, кәефләр күтәрелә.

 15 декабрь көнне район мәдәният йортында “Национальное достояние – Милли хәзинә” дип исемләнгән халык фольклоры фестиваль-конкурсының гала концерты булып узды. Фойеда  төрле  милли күргәзмәләр эшләде. Биредә  китапханә хезмәткәрләре  дә төбәгебез тарихын чагылдырган китап күргәзмәсе, төрле ысуллар белән чигелгән мендәрләр, паннолар, сөлгеләр тәкъдим иттеләр, милли бизәкләрне чигү буенча мастер класс күрсәттеләр. Шулай ук китапханәчеләр күргәзмәсендә милли ризыклар, шифалы үлән чәйләре, чишмә сулары да  урын алды.   

15 декабрь көнне Иске Җөри авылы модель китапханәчеләре “Нәрсә ул экстремизм һәм аның нәтиҗәләре” дигән темага әнгәмә уздырдылар. Китапханәчеләр укучыларны Россиядә һәм дөньяда булган терактларны, ул вакыйгаларның елъязмаларын һәм терроризмга каршы көрәш чараларын тасвирлаучы басмалар белән таныштырдылар.  Шулай ук алар укучыларга катлаулы һәм куркыныч хәлдә дөрес карарлар кабул итәргә, бәладән качарга, үз тормышларын саклап калырга ярдәм итүче тәртип кагыйдәләрен аңлаттылар.

Конституция көне Россиядәге иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе булып санала һәм ел саен 12 декабрендә билгеләп үтелә. Шул уңайдан  Иске Җөри модель китапханәсе хезмәткәрләре  “Конституция – илнең төп законы” исемле темага мәгълүмәт сәгете үткәрде. Әлеге чара гражданнарның үз илебез тарихы белән кызыксынуларын арттыруга, илебез өчен ихтирам, горурлык, патриотизм һәм Конституциянең әһәмияте тәрбияләүгә юнәлдерелгән иде.


18
декабрь, 2023 ел
дүшәмбе

Хөрмәтле ЗАГС секторы хезмәткәрләре, тармак ветераннары! Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйбыз.


15
декабрь, 2023 ел
җомга

14 декабрь көнне Арча районында 2006-2007 нче елгы егетләр арасында “Айракс” сәүдә үзәге җитәкчесе Локманов Ә.Т. призына, 2008-2009 нчы елгы  егетләр арасында Арча районы яшьләр эшләре, спорт бүлеге призларына көрәш буенча ачык Арча районы беренчелеге узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International