ЯҢАЛЫКЛАР


22
декабрь, 2023 ел
җомга

Бүген Теләче 3нче номерлы балалар бакчасында Яңа ел иртәләре башланды, һәм бизәкле чыршыга беренче булып уртанчылар һәм зурлар  төркемнәре килде. Балалар Кыш бабай һәм Кар Кызы, әкият геройлары Баба Яга, Шурале һәм почтальон Печкин белән очраштылар. Балалар матур чыршы янында Кыш бабай һәм Кар кызы белән күңел ачтылар. Алар әйлән-бәйлән йөрделәр, шигырьләр сөйләделәр, уеннар уйнадылар, биеделәр.  Әлбәттә инде балалар янына Кыш бабай бүләкләр белән килде. Бәйрәм балаларга бары тик уңай эмоцияләр  генә  китерде   һәм  Яңа  елны   якынайтты.

20 нче декабрь көнне Баландыш төп гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Назлыгөл Гайнетдинова Казан шәһәрендә булып, “Казан утлары” журналы оештырган “Сез иң гүзәл кеше икәнсез!” әдәби конкурсының “Шигырь” номинациясендә 1 нче урынны яулап кайтты. Җитәкчесе-Зәйнуллина Р.Х. Котлыйбыз!

20 декабрь көнне Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре терроризмга каршы тору буенча “Терроризм – чикләр белми” дигән темага мәгълүмат сәгате уздырдылар. Яшьләрне Россиядә һәм дөньяда булган теракт вакыйгалары һәм терроризмга каршы көрәш чараларын тасвирлаучы басмалар белән таныштырдылар. Шулай ук катлаулы һәм куркыныч хәлдә дөрес карарлар кабул итәргә, бәладән качарга, үз тормышларын саклап калырга ярдәм итүче тәртип кагыйдәләрен белделәр.

Чыннан да, рәсемгә төшерелгән яки әвәләп ясалган персонажлар хәрәкәтләнә һәм сөйләшә башлагач, бу чын тылсымга әверелә. Бер караганда, мультфильм төшерү – бик авыр хезмәт кебек, ә чынлыкта исә ул мавыктыргыч һәм кызыклы шөгыль.

Көнчыгыш календаре буенча 2024 ел символы Яшел Аждаһа. Нәкъ менә елның бу искиткеч, көчле һәм затлы яклаучысына безнең балалар бакчасында балалар эшләре күргәзмәсе багышланган.Һәрбер эш үзенчә кабатланмас, матур һәм оригиналь килеп чыкты! Афәрин!

Балалар әлеге бәйрәмне аеруча да көтеп ала. Бу арада барлык балалар бакчаларында да бәйрәм чаралары булып узды. Безнең Теләче №1балалар бакчасында да  бәйрәм иртәләре гөрләде. Балалар бәйрәмгә бик ныклап әзерләнгәннәр иде.  Бәйрәмгә килгән әкият геройлары бәйрәмне тагын да ямьләндереп җибәрде.  Бәйрәмнең иң күңелле мизгелләре ул – Кыш бабай һәм Кар кызын каршы алу.  Балалар Кыш бабай һәм Кар кызына үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр.

Күкчә авылы мәдәният хезмәткәрләре балалар белән «Дети говорят телефону доверия ДА!»  дигән темага түгәрәк өстәл үткәрделәр. Алар балаларга ышаныч телефоны барлыкка килү тарихын сөйләделәр. Укучылар төрле тормыш хәлләре турында фикер алыштылар. Чарада социаль видеороликлар каралды. Очрашу азагында чарада катнашучыларга балалар ышаныч телефоны номеры язылган визиткалар бирелде.

Кешеләрнең игътибарын әйләнә-тирә мохит проблемаларына юнәлтү, табигать ресурсларын  һәм ылыслы агачаларны саклау максатыннан Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында «Чыршы да яшәргә тели!» акциясе узды.  

Акциянең төп максаты – махсус операциядә катнашучы сугышчыларның рухын күтәрү һәм аларга ил халкының мәхәббәтен һәм күңел җылысын житкерү. Әлеге игелекле эшкә авылыбызның оста куллы, уңган–булган «Ахирәтләр мәҗлесе» берләшмәсенә йөрүче ханымнар, хәрби егетләребез язмышына битараф булмаган авыл халкы да кушылып җылы оекбашлар бәйләде.

Биредә балалар яраткан китап битләре буйлап гаҗәеп сәяхәткә чыктылар, «Яраткан әдәби геройлар парады», «Җырны әйтеп бир», «Тере әкият», «Тылсымлы предметлар картотекасы», «Әдәби ассорти» кебек төрле конкурс-сынауларда, викториналарда көч сынаштылар. Чара ахырында «Минем яраткан әкиятләрем» дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International