ЯҢАЛЫКЛАР


30
декабрь, 2023 ел
шимбә

Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан, Шармыш авыл китапханәчесе яшь укучыларны "Яңа ел китап белән килсен!" дип исемләнгән күргәзмә-әңгәмәгә чакырды. Балалар Яңа ел персонажлары Санта Клаус һәм Кар кызы, Чыршы һәм Карбабай турында маҗаралы хикәяләр,  көлкеле шигырьләр, әкиятләр белән танышты. Шулай ук ​​балаларга "Салават Купере", "Саша и Маша", "Мурзилка" кебек матур журналлар тәкъдим ителде.


26
декабрь, 2023 ел
сишәмбе

Аны гомер бәйрәме белән район җитәкчеләре, якыннары тәбрик итте.

Китапны кыйммәтле әйбер итеп саклаганнар һәм буыннан буынга тапшырганнар. Китаплар кешене яшьтән үк каршы ала һәм гомер буе озата бара. Күкчә авыл китапханәсендә мәдәният хезмәткәрләре “Китапларның - якын дусты, булсын иде һәр бала” дигән темага әдәби сәгать үткәрделәр. Мәдәният хезмәткәрләре балаларга китапханә турында кызыклы фильм  күрсәттеләр һәм берничә кызыклы факт сөйләделәр, бергә кызыклы әкиятләр, хикәяләр дә укыдылар.

22 декабрь көнне Иске Җөри авылы модель китапханәсендә «Халкыбыз йолалары-тәрбия чыганагы», дип исемләнгән тәрбия сәгате үткәрелде. Китапханәчеләр балаларга татар халкының традицияләре һәм гореф-гадәтләре турында сөйләделәр. Буыннан-буынга күчә торган рухи тәҗрибә һәм йолалар вакытлар узу белән һич тә әһәмиятләрен югалтмыйлар, киресенчә, аларның кыйммәте арта гына. Шулай ук тәрбия сәгатендә катнашучылар татар бизәкләре, милли киемнәр белән дә  таныштылар. Чарада катнашучылар милли һәм дини бәйрәмнәр турында да белделәр.

25 нче декабрьдә Алан урта мәктәбендә ата-аналар җыелышы узды. Җыелышта Теләче муниципаль районы Башкарма комитетының балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең баш белгече Ханафиева М.Ф. һәм полиция майоры, Россия Эчке эшләр министрлыгының Теләче районы буенча өлкән участок вәкаләтлесе Алексеев Руслан Сергеевич катнашты. Алар әти-әниләргә кышкы каникул чорында балалар тарафыннан  мөмкин булган хокук бозулар турында сөйләделәр.

20 декабрь көнне Иске Җөри авылы модель китапханәсендә «Почитаем, поиграем, отдохнем — время с пользой проведем», дип исемләнгән интерактив уен уздырылды.

Алан авыл китапханәсе укучылары өчен татар язучысы һәм публицисты Әхәт Гаффарның тууына 75 ел тулуга багышланган "Якты хисләр дөньясы" дип исемләнгән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Биредә язучының тормышы һәм иҗаты турында китаплар, шулай ук аның әсәрләре тәкъдим ителде. Укучыларга  аның 2016 елда чыккан 4 томлык сайланма әсәрләре аеруча кызыклы булды.


22
декабрь, 2023 ел
җомга

2023 елның 21 декабрендә «Батыр» спорткомплексында мәктәпкәчә яшьтәге һәм 2015-2016 елгы, 2013-2014 елгы, 2010-2012 елгы, 2008-2009 елгы укучылар арасында өстәл теннисы буенча район беренчелеге узды. Ярышларда районның 7 мәктәбеннән 90 яшь теннисчы катнашты.

 

22 нче декабрь көнне Алан урта мәктәбендә, махсус операциядә хезмәт итеп, вакытлыча ялга кайткан Биккинин Айтуган Рашит улы һәм Хафизов Илдар Тахир улы белән очрашу булды. 

Биредә ул яшь укучыларны безнең районның кышлаучы кошлары белән таныштырды. Кошларга җимлекләр ясау буенча үзенең тәкъдимнәрен сөйләп үтте. Балалар табышмаклар әйтеп, кошлар турында шигырьләр тыңладылар. Китапханәдә "Кышын кошларга булышыйк" дигән китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды. Соңннан  барысы бергә китапханә янындагы агачларга җимлекләр элеп, кошлар өчен  махсус әзерләнгән азыкларны салдылар.   


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International