ЯҢАЛЫКЛАР


1
февраль, 2016 ел
дүшәмбе

Недавно прошёл Республиканский этап XVIII Международного фестиваля «Детство без границ». Ученица 2 – го класса Баландышской основной школы Мубаракшина Ч. заняла  I место в номинации «Жемчужина моего края», а ученица 7- го класса Юсупова Р. заняла  III место в номинации «Умелые руки от творчества к мастерству». Поздравляем!

Югары Кибәхуҗа урта  мәктәбендә укучыларга физик тәрбия бирүгә аерым игътибар бирелә. Дәресләрдән соң укучылар хоккей мәйданчыгында шөгыльләнәләр. Мәктәп янында чаңгы трассасында физкультура дәресләрендә,  дәресләрдән соң да чаңгыда шуалар, ярышларга әзерләнәләр.

 30 январь көнне Югары Кибәхуҗа урта мәктәбендә химия атналыгына йомгак ясалды. Актив укучыларга бүләкләр тапшырылды. Атналык барышында укучылар “Минем булачак профессиям” дигән темага стенгазеталар чыгардылар. 8-10 класс укучылары  “Әйләнә- тирәдә химия”, ”Ваннада химия”,  “Кухняда химия” һәм башка темаларга презентацияләр эшләп, эшләрен якладылар. 9 класс укучылары белән “Белем үрләренә күтәрелү” темасына химик КВН үткәрделәр. Башлангыч класс укучылары химия кабинетына экскурсия ясадылар  һәм   кызыклы тәҗрибәләр  карадылар. Атналыкта укучыларга фәнне үзләштерүнең кызыклы яклары күрсәтелде.

Профориентация эше бездә нигездә уку – тәрбия, класстан тыш чаралар аша алып барыла. Кичә Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе вәкилләре  9-11 сыйныф укучылары белән очрашу уздырдылар. Алар югары уку йортына керү тәртибен, андагы  белгечлекләр турында аңлаттылар. Очрашу җанлы, эшлекле үтте.

Бүгенге көндә Баландыш төп мәктәбендә фән олимпиадалары буенча район турында җиңүче укучыларны республика этабына әзерләү эшләре дәвам итә. Бу укучылар мәктәп һәм район данын татар әдәбияты һәм рус теле фәннәре буенча яклаячаклар.

Биредә Теләче, Саба, Питрәч, Әтнә, Балтач, Алексеевск, Кукмара, Мамадыш һәм Балык бистәсе районнарыннан мәктәп директорлары командалары көч сынашты. Безнең район командасы  группада 2 нче урын яулады, гомүмкомандалар арасында 4 нче урынга чыкты.


29
гыйнвар, 2016 ел
җомга

Шәтке авылы китапханәсендә  "2016 ел - Татарстанда  Су саклау зоналары елы" дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшли башлады.  Күргәзмәгә Татарстан сулыклары турында китаплар һәм матбугат материаллары куелды.

Бүген Олы Мишә урта мәктәбендә, 9-11 сыйныф укчылары өчен, “Новое поколение” программасы буенча сыйныф сәгате үткәрелде. Сыйныф сәгатенең темасы “Планетаның киләчәге безнең кулларда”дип аталды. Дәрес барышында укучылар планетага яный торган проблемалар турында сөйләштеләр. Шулай ук укучылар иҗади биремнәр дә эшләделәр. Безнең укучыларга бу программа буенча эшләве ошый.

28 гыйнвар көнне Казаклар авылы китапханәсендә «Сез яраткан газет – җурналлар” дип исемләнгән библиографик дәрес үткәрелде, китап укучылар китапханәгә килә торган  матбугат белән таныштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International