Безнең, Лесной балалар бакчасында “Кошларга ярдәм ит” акциясе башланып китте.
Бу чара балаларга әти-әниләре белән берлектә экологик тәрбия бирү максатыннан үткәрелә.
Шушы акция кысаларында, әти-әниләр белән берлектә, кошларга җимлекләр ясау, балалар белән “Кошлар-безнең канатлы дуслар” темасына әңгәмә үткәрү, балалар белән кошларны күзәтергә сәяхәткә чыгу кебек бурычлар куелды.
За неподанное заявление о банкротстве налоговые органы теперь могут оштрафовать. Соответствующие полномочия ФПС России расширены Федеральным законом от 29.12.2015 N 391-ФЭ "О внесении изменений в отдельные законодательные акты Российской Федерации". Таким образом, на налоговые органы, которые уполномочены представлять интересы Российской Федерации как кредитора в делах о банкротстве должников, возложены новые функции.
Кургэзмэгэ язучынын биографиясе һәм китаплары урнаштырылды.
Кичә безнең Олы Мишә балалар бакчасына кунакка китапханәче Розалия Газизова апалары килде. Балалар аны һәрчак көтеп алалар. Ул аларны авыл китапханәсенә килгән яңа шигырь китаплары белән таныштырды. Балалар татар һәм рус телләрендә яшь авторларның шигырьләрен тыңладылар. Розалия апалары аларга рәсемле китапларданТукай әкиятләрен дә укыды. Бергәләп китаптага рәсемнәрне карадылар. Балалар да китапханәче апага үзләренең һөнәрләрен күсәттеләр. Яттан шигырьләр сөйләделәр, җырлап та күрсәттеләр.
28 нче гыйнвардан 31 нче гыйнварга кадәр Галәветдинов Р.,Олы Нырсы урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы (укытучысы Гаязов М.Г), физик тәрбия буенча республикада уңышлы чыгыш ясады һәм призер булды.Зур җиңү белән котлыйбыз!
Конференция кыссаларында ачык дәресләр, тәрбия чаралары уздырылды. Балалар иҗат үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Касимова Ләйлә Әбделәхәт кызы үзенең түгәрәк укучылары белән Федераль Дәүләт стандартларына туры китереп ачык кичә уздырды. Әлеге түгәрәк дәресендә балалар тегү серләренең яңа алымнарын өйрәнделәр.
Билгеләнгән чараны үт-кәрү өчен спорт җиһазларын яхшыртырга, яңартырга туры килде. Занятиеләрдә һәм буш вакытларда “Олимпия хәрәкә-тенең барлыкка килүе”, “Спорт төрләре турында”, “2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасына спорт комплексларының төрләре турында”гы темаларга әңгә-мәләр уздырылды. Әзерлек төркеме балалары факел, Олимпия флагы әзерләделәр. Олимпиада символының нәрсәне гәүдәләндерүен балалар яхшы беләләр: бу – Европа, Азия, Африка, Австралия һәм Америка – биш континент халкының дуслыгын белдерә торган, бер-берсенә тоташкан 5 боҗра.
30нчы январь көнне Олы Мишә урта мәктәбе укучылары Татарстан Республикасы беренчелегенә уздырылган билбау көрәше ярышларында катнаштылар.2002-2004 нче елгы үсмерләр арасында узган бу ярышта көч сынашып,6нчы сыйныф укучысы Яруллин Ф.С.-3нче призлы урын, 4нче сыйныф укучысы Мухаметов А.А.-5 урын алып кайтттылар.Теләче район командасы алган 3нче призлы урынга үз өлешләрен керттеләр.Мәктәп администрациясе көрәшче малайларга рәхмәт белдерә,спорт ярышларында яңа җиңүләр теләп кала.
2016 елның 31 январендә Алан авыл җирлеге беренчелегенә Алан, Балыклы, Кукчә авылы яшьләре арасында хоккей ярышы булып узды. Ярышта 7 команда катнашты. Уен нәтиҗәләре буенча 1 урынны авыл яшьләре командасы, 2 урынны Алан урта мәктәбе укучылары, 3 урынны икенче авыл яшьләре командасы алды. Ярышның спонсоры –Алан авылыннан Фазылҗанов Илдар Фәрит улы.
Уен барышын һәркем күтәренке күңел белән күзәтте. Кайнар коймак белән чәй эчеп, тәмле пылаудан авыз итте.
30-31нче январь көнне Базарлы Матакта 2002-2004нче елгы егетләр арасында бильбау көрәше буенча Республика беренчелегенә ярыш үткәрелде. Баландыш төп мәктәбенең укучылары Галимов Д., Заббаров А., Шакиров Н. район җыелма командасы составына кереп , бу ярышта катнаштылар. Үзләренең үлчәү авырлакларында Галимов Д. 3нче, Заббаров А. 4нче урынны яуладылар. Егетләребезне чираттагы җиңүләре белән котлыйбыз!