Безнең, Лесной балалар бакчасында “Кошларга ярдәм ит” акциясе башланып китте.
Бу чара балаларга әти-әниләре белән берлектә экологик тәрбия бирү максатыннан үткәрелә.
Шушы акция кысаларында, әти-әниләр белән берлектә, кошларга җимлекләр ясау, балалар белән “Кошлар-безнең канатлы дуслар” темасына әңгәмә үткәрү, балалар белән кошларны күзәтергә сәяхәткә чыгу кебек бурычлар куелды.