Безгә кунак килде.

2016 елның 2 феврале, сишәмбе

Кичә безнең Олы Мишә балалар бакчасына кунакка китапханәче Розалия  Газизова апалары килде. Балалар аны һәрчак көтеп алалар. Ул аларны авыл китапханәсенә килгән яңа шигырь китаплары белән таныштырды. Балалар татар һәм рус  телләрендә яшь авторларның шигырьләрен тыңладылар. Розалия апалары аларга рәсемле китапларданТукай әкиятләрен дә укыды. Бергәләп китаптага рәсемнәрне карадылар. Балалар да китапханәче апага үзләренең һөнәрләрен күсәттеләр. Яттан шигырьләр сөйләделәр, җырлап та күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International