ЯҢАЛЫКЛАР


3
февраль, 2016 ел
чәршәмбе

    

Обращаем Ваше внимание, что ежегодно за истекший налоговый период до 30 апреля налоговую декларацию по налогу на доходы физических лиц (форма 3- НДФЛ) обязаны предоставлять в налоговый орган лица (физические лица, индивидуальные предприниматели), получившие доходы:

  • от продажи имущества, находившегося в их собственности менее 3-х лет;
  • от сдачи квартир, комнат и иного имущества в аренду;
  • от услуг репетитора;
  • в виде выигрышей в лотереи и тотализаторы;
  • полученные в порядке дарения;
  • налог, с которых не был удержан налоговым агентом и т.д.

2
февраль, 2016 ел
сишәмбе

Максабаш авылы китапханәсендә “Туган ягым –Теләче”  исеме астында, Теләче районына 25 ел тулуга багышлап күргәзмә төзелде. Шулай ук авылыбыздан чыккан күренекле кешеләрне барлап “Максабашым минем юл башым ” дип аталган стенд эшләнде.

Бу очрашуга шулай ук якташыбыз композитор Фәрит Хатыйпов та чакырылган иде. Очрашу җанлы әңгәмә формасында барды. Якташларыбыз белән бергәләп районның кабат торгызылуына 25 тулуын билгеләп үтүгә кагылышлы мәсьләләре каралды. Якташларыбыз үткәреләчәк мәдәни чаралар буенча анык фикерләрен, тәкъдимнәрен җиткерделәр.

  Теләче №2 балалар бакчасы тәрбиячеләре, үзләрендә тәрбияләнгән, хәзер инде мәктәптә укучы балалар,  аларның әти-әниләре һәм башлангыч сыйныф укытучылары  белән һәрвакыт тыгыз элемтәдә торалар. Аларның тәртипләре, укудагы уңышлары белән даими кызыксыналар,чөнки  яңа стандартлар буенча балалар бакчасы һәм мәктәп арасында дәвамчылык эше даими алып барылырга тиеш.

 Узган атнада тәрбияче Юсупова Гөлсинә Фаухетдиновна ,бу дәвамчылык эшен камилләштерү максатыннан,мәктәптә 1а (укытучы-Гөлшат Фаритовна) һәм 1б сыйныфларында (укытучы-Гүзәл Рифкатовна) булып кайтты.Ул анда  үзе тәрбияләп чыгарган балалары катнашында дәресләр карады ,укытучылары , педагог-психолог белән балаларның үз-үзләрен тотышы һәм укулары  турында сөйләште.

 

Җыелышта Теләче муниципаль районы башлыгы Зарипов Ильдус Фатихович; Теләче районы  оешма  җитәкчеләре һәм авыл  җирлекләре башлыклары катнашты.    Шулай ук Әбде мәдәният йорты каршында эшләп килүче берләшмәләр катнашында концерт программасы күрсәтелде. 

Әлеге чара авыл җирлегендә эшләүче мәдәният учакларының иҗат төркемнәре катнашында концерт программасы белән башланды. Сәхнәдә «Мисолька»,  «Агыйдел» татар  фольклор ансамбле чыгышы,  һәм аерым башкаручыларның чыгышларын тамашачылар бик яратып карадылар.

 25нче гыйнвар-Студентлар көне.Шушы көн уңаеннан Олы Мишә урта мәктәбендә укучылар һәм студентлар арасында очрашу үтте.Очрашу кичәсе чын күңелдән сөйләшү белән башланып китте,КВН уены белән дәвам итте.”Татар яшьләре” һәм “Замана балалары” командалары үзара төрле номинацияләрдә көч сынаштылар. Үзләренең студент тормышларыннан  күренешләр сәхнәләштерделәр, уку йортларына реклама ясадылар.Үзләренең укыткан укытучыларына рәхмәт белдерделәр.Мәктәбебезнең 9-11 нче сыйныф укучылары студентларның киңәшләрен тыңлап,фикер алыштылар.Очрашу кичәсенә спорт уеннары, музыкаль паузалар  тагы да ямь өстәде.Бәйрәм  флешмоб,күңелле биюләр белән йомгакланды.

3 февраль -  ил күләмендә танылган күренекле әдип - авылдашыбыз Фатих Хөснинең туган көне билгеләп үтелә. Безнең Олы Мәтәскә балалар бакчасында һәр елны бу көнне якташыбызның туган көнен искә алабыз. Аның әсәрләрен олылар да, кечкенәләр дә бик яратып укыйлар. Бүген балалар бакчасында да бу көнне билгеләп үттек. Тәрбияче Сафиуллина И.А. балаларны авыл мәдәният клубында урнашкан Фатих Хөсни музеена алып барды.

25нче январь көнне Теләче районында  ГТО нормаларын тапшыруның 2нче этабы старт алды.  Бу көннәрдә Баландыш төп мәктәбенең укучылары да  кышкы сессиянең нормативларын тапшыралар. Алар үзләрен  турникта  тартылу ,  идәннән  этелү, чаңгыда йөрү кебек төрләрдә сыныйлар. Шул ук вакытта укучыларның физик культура  буенча теоретик белемнәре дә тикшерелә.

Балаларга сөйләм үстерү дәресендә Татарстан республикасы турында мэгълумат бирелде, республикабыз, анын гербы, флагы, гимны турындагы белемнэре кинәйтелде, ныгытылды.Максат: балаларнын татар телендэ сойлэшу кунекмэлэрен устеру, логик фикерлэу сэлэте усешенэ булышлык иту. Туган илгэ, туган телгэ мэхэббэт, татар миллэтенэ карата горурлык хислэре хэм башка миллэт халкына хормэт тэрбиялэу.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International