25нче январь көнне Теләче районында ГТО нормаларын тапшыруның 2нче этабы старт алды. Бу көннәрдә Баландыш төп мәктәбенең укучылары да кышкы сессиянең нормативларын тапшыралар. Алар үзләрен турникта тартылу , идәннән этелү, чаңгыда йөрү кебек төрләрдә сыныйлар. Шул ук вакытта укучыларның физик культура буенча теоретик белемнәре дә тикшерелә.