Һәрвакыт тыгыз элемтәдә торалар

2016 елның 2 феврале, сишәмбе

  Теләче №2 балалар бакчасы тәрбиячеләре, үзләрендә тәрбияләнгән, хәзер инде мәктәптә укучы балалар,  аларның әти-әниләре һәм башлангыч сыйныф укытучылары  белән һәрвакыт тыгыз элемтәдә торалар. Аларның тәртипләре, укудагы уңышлары белән даими кызыксыналар,чөнки  яңа стандартлар буенча балалар бакчасы һәм мәктәп арасында дәвамчылык эше даими алып барылырга тиеш.

 Узган атнада тәрбияче Юсупова Гөлсинә Фаухетдиновна ,бу дәвамчылык эшен камилләштерү максатыннан,мәктәптә 1а (укытучы-Гөлшат Фаритовна) һәм 1б сыйныфларында (укытучы-Гүзәл Рифкатовна) булып кайтты.Ул анда  үзе тәрбияләп чыгарган балалары катнашында дәресләр карады ,укытучылары , педагог-психолог белән балаларның үз-үзләрен тотышы һәм укулары  турында сөйләште.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International