Студентлар белән очрашу.

2016 елның 2 феврале, сишәмбе

 25нче гыйнвар-Студентлар көне.Шушы көн уңаеннан Олы Мишә урта мәктәбендә укучылар һәм студентлар арасында очрашу үтте.Очрашу кичәсе чын күңелдән сөйләшү белән башланып китте,КВН уены белән дәвам итте.”Татар яшьләре” һәм “Замана балалары” командалары үзара төрле номинацияләрдә көч сынаштылар. Үзләренең студент тормышларыннан  күренешләр сәхнәләштерделәр, уку йортларына реклама ясадылар.Үзләренең укыткан укытучыларына рәхмәт белдерделәр.Мәктәбебезнең 9-11 нче сыйныф укучылары студентларның киңәшләрен тыңлап,фикер алыштылар.Очрашу кичәсенә спорт уеннары, музыкаль паузалар  тагы да ямь өстәде.Бәйрәм  флешмоб,күңелле биюләр белән йомгакланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International