28 гыйнвар көнне Үзәк урта мәктәбе базасында мөгаллимнәрнең педагогоик конференциясе булып узды. Конференция кыссаларында ачык дәресләр, тәрбия чаралары уздырылды. Балалар иҗат үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Касимова Ләйлә Әбделәхәт кызы үзенең түгәрәк укучылары белән Федераль Дәүләт стандартларына туры китереп ачык кичә уздырды. Әлеге түгәрәк дәресендә балалар тегү серләренең яңа алымнарын өйрәнделәр.