3нче балалар бакчасында спорт атнасы уздырылды.

2016 елның 1 феврале, дүшәмбе

Билгеләнгән чараны үт-кәрү өчен спорт җиһазларын яхшыртырга,   яңартырга  туры килде. Занятиеләрдә һәм буш вакытларда  “Олимпия  хәрәкә-тенең барлыкка килүе”, “Спорт  төрләре турында”, “2013 елгы   XXVII Бөтендөнья  җәйге Универсиадасына   спорт комплексларының төрләре турында”гы  темаларга әңгә-мәләр уздырылды. Әзерлек төркеме балалары   факел,  Олимпия флагы әзерләделәр. Олимпиада символының нәрсәне гәүдәләндерүен балалар  яхшы беләләр: бу – Европа, Азия, Африка, Австралия һәм Америка – биш континент халкының дуслыгын  белдерә торган, бер-берсенә тоташкан   5  боҗра.
Бәйрәм  башланыр алдыннан   Олимпия флагын күтәрдек,  факел кабыздык һәм  уеннарны башлап җибәрдек. Чынлап та олимпиада башланган кебек тоелды. Балалар да, бәйрәмдә катнашучы башкалар да  җитдиләнеп киттеләр. Олимпиадада катнашучылар  намус белән югары рекордларга ирешергә  вәгъдә  бирделәр.
Уеннарда балалар югалып калмаска, көчле булырга тырыштылар. Бөтенесенең дә кәефләре яхшы, күңелләре  күтәренке  иде.  Хәрәкәтчеллек ягыннан төрле дәрәҗәдәге балалар берләш-кәндә  аларның бер-берсенә  йогынтысы арта, артта калучы  көчлерәк иптәше дәрәҗәсенә җи-тәргә тырыша. Балалар ничек отышлы  эш итәргә икәнлеген күрәләр, иң яхшылардан үрнәк алалар. 
Проектыбызның  төп максатына ирештек, дип уйлыйбыз, чөнки  мәктәпкәчә яшьтәге балаларны һәрьяклап үстерү өчен аларның төрле хәрә-кәтләрне, беренче чиратта   йөгерү, йөрү, сикерү,  ыргыту, менү-төшү-үрмәләүне үз вакытында үзләштерүләре  гаять мөһим, чөнки болардан башка   хәрәкәтчел уеннарда  актив катнашу,  киләчәктә спорт белән уңышлы шөгыльләнү мөмкин түгел.
Безнең балалар бакчасы коллективы балаларны физик яктан тәрбияләүгә, физик үсеш нәтиҗәләрен яхшырту һәм авырып китү очракларын киметүгә зур игътибар бирә. Коллективның системалы эшләве  нәтиҗәсез калмый. Коллектив алдына куелган бурычлар уңышлы хәл ителә. Тәрбия-белем бирү инновацион эшчәнлек барышында  максатка юнәлешле камилләштерелә. Бакчаның һәр хезмәткәре  балалар бакчасындагы тормышны көн саен кызыклырак итәргә тырыша. Планнарыбызда күп кенә кызыклы чаралар күздә тотыла һәм  яңа елда  безне яңа кызыклы проектлар көтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International