30нчы январь көнне Олы Мишә урта мәктәбе укучылары Татарстан Республикасы беренчелегенә уздырылган билбау көрәше ярышларында катнаштылар.2002-2004 нче елгы үсмерләр арасында узган бу ярышта көч сынашып,6нчы сыйныф укучысы Яруллин Ф.С.-3нче призлы урын, 4нче сыйныф укучысы Мухаметов А.А.-5 урын алып кайтттылар.Теләче район командасы алган 3нче призлы урынга үз өлешләрен керттеләр.Мәктәп администрациясе көрәшче малайларга рәхмәт белдерә,спорт ярышларында яңа җиңүләр теләп кала.