Әлеге стендка Россия һәм Татарстан кинолары турындагы фоторәсемнәр урнаштырылды.
Биредә 2015 елда эшләнгән эшләргә йомгак ясалды. Халык алдында авыл җирлеге башлыгы, мәдәният йорты директоры, фельдшер, полиция һәм гадәттән тыш хәлләр буенча җаваплы хезмәткәрләр чыгыш ясады. Алар үз узган елгы эш нәтиҗәләре белән таныштырдылар һәм алга куелган бурычларга тукталдылар.
Китапханәче Фатихова Елена Геннадьевна язучының биографиясе һәм әсәрләре белән таныштырды, шулай ук ни өчен Салтыков – Щедринның әкиятләре бүгенге көндә дә актуаль булуы турында сөйләде. Презентация ярдәмендә балалар белән бергәләп куркаклык, крепостной хокуклар, җәмгыятьтәге социаль проблемаларны тәнкыйтьләгән берничә әкияткә анализ ясалды. Балалар биредә бик күп яңа мәгълүмат тупладылар һәм шушы авторның китапларын өйдә уку өчен яздырып алдылар.
Безнең Теләче ягы күренекле шәхесләргә бай төбәк. Кемнәр генә юк алар арасында? Әдәбият һәм сәнгатьнең, фән һәм мәдәниятнең, хезмәт һәм батырлыкның кайсы гына тармаган алсаң да, тарихта үз исемен зур хәрефләр белән язып калдырган шәхеслеребез күп безнең. Туган авыл, туган як темасы – язучылар һәм шагыйрьләр өчен мәңгелек тема. Туган ягыбызның гүзәл табигате кешегә яшәү өчен көч, дәрт бирсә, шагыйрьләргә илһам, иҗатларына ямь өсти. Һәр язучының, һәр шагыйрьнең әсәрендә туган як, якты образ булып, иҗатының буеннан буена сызылып бара.
Әңгәмәдә авыл яшьләре бик теләп катнаштылар.
Схемалар ярдәмендә төрле бизәкләр кулланып крючок белән урындыкларга түгәрәк, квадрат формасында, төсле җепләрдән киезләр бәйлиләр, курчакларнга чын татар киемнәре тегәләр, чигәләр. Укучылар түгәрәкләргә бик теләп йөриләр.
2016 елның 27 январе көнне 2015 нче ел нәтиҗәләре һәм 2016 нче елда тармакның үсеш перспективалары турында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының йомгаклау коллегия утырышы булды. Ул "Ак Барс" яшьләр үзәге концертлар залында узды. Биредә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.
Баландыш төп мәктәбе укытучылары Заббаров А.Ф һәм Заббарова Г.Н. 2016 елның 6 нчы февралендә Балык Бистәсендә булачак мәгариф хезмәткәрләренең спартакиадасына бару өчен өстәл теннисы буенча шөгыльләнәләр.
Сәламәтлеген югалтканчы ук аңлаган кеше аны саклау турында алдан кайгырта. Көчле, җитез, акыллы, чиста күңелле, эшкә сәләтле булу өчен дөрес тукланырга кирәк. Шул максаттан Олы Нырсы урта мәктәбендә 4нче сыйныфта “Зур байлык булган сәламәтлек өчен дөрес тукланырга кирәк” дигән темага тәрбия сәгате үткәрелде. Укучылар сәламәтлекнең зур байлык икәненә һәм дөрес туклану – сәламәтлекнең нигезе икәненә тагын бер кат инандылар.
Сәламәт булыйк!
Авторның китаплары Россиядә генә түгел, ә дөньяның башка күп кенә илләрендә дә билгеле. Аның «Господа Головлевы», «Мелочи жизни», «Пошехонская старина» әсәрләре буенча фильмнар һәм балалар өчен әкиятләр төшерелгән. Китап укучылар стендка куелган материаллар буенча язучының иҗаты һәм тормышы белән таныштылар.