28 гыйнвар көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә якташ язучыларыбыз иҗатына багышланган “Теләче районы – әдәбият бишеге” исемле әдәби сәгать үткәрелде. Безнең Теләче ягы күренекле шәхесләргә бай төбәк. Кемнәр генә юк алар арасында? Әдәбият һәм сәнгатьнең, фән һәм мәдәниятнең, хезмәт һәм батырлыкның кайсы гына тармаган алсаң да, тарихта үз исемен зур хәрефләр белән язып калдырган шәхеслеребез күп безнең. Туган авыл, туган як темасы – язучылар һәм шагыйрьләр өчен мәңгелек тема. Туган ягыбызның гүзәл табигате кешегә яшәү өчен көч, дәрт бирсә, шагыйрьләргә илһам, иҗатларына ямь өсти. Һәр язучының, һәр шагыйрьнең әсәрендә туган як, якты образ булып, иҗатының буеннан буена сызылып бара.