2016 елның 27 январе көнне 2015 нче ел нәтиҗәләре һәм 2016 нче елда тармакның үсеш перспективалары турында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының йомгаклау коллегия утырышы булды. Ул "Ак Барс" яшьләр үзәге концертлар залында узды. Биредә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.