28 гыйнвар көнне Теләче Үзәк балалар китапханәсендә “Мир Салтыкова – Щедрина” исемле библиографик дәрес уздырылды.

2016 елның 29 гыйнвары, җомга

28 гыйнвар көнне Теләче Үзәк балалар китапханәсендә “Мир Салтыкова – Щедрина” исемле библиографик дәрес уздырылды. Китапханәче Фатихова Елена Геннадьевна язучының биографиясе һәм әсәрләре белән таныштырды, шулай ук ни өчен Салтыков – Щедринның әкиятләре бүгенге көндә дә актуаль булуы турында сөйләде. Презентация ярдәмендә балалар белән бергәләп куркаклык, крепостной хокуклар, җәмгыятьтәге социаль проблемаларны тәнкыйтьләгән берничә әкияткә анализ ясалды. Балалар биредә бик күп яңа мәгълүмат тупладылар һәм шушы авторның китапларын өйдә уку өчен яздырып алдылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International