27 январь көнне Шармыш авыл китапханәсендә сатирик язучы, әдәби критик Салтыков-Щедрин иҗаты һәм тормыш юлы белән танышу үткәрелде. Авторның китаплары Россиядә генә түгел, ә дөньяның башка күп кенә илләрендә дә билгеле. Аның «Господа Головлевы», «Мелочи жизни», «Пошехонская старина» әсәрләре буенча фильмнар һәм балалар өчен әкиятләр төшерелгән. Китап укучылар стендка куелган материаллар буенча язучының иҗаты һәм тормышы белән таныштылар.