Атналык хәрәкәт режимын үтәү максатыннан Баландыш төп мәктәбендә чаралар дәвам итә. 1 сыйныф укучылары бергәләшеп тау шуара бардылар.Тауны әти-әниләр ясаганнар.Укучыларыбыз компьтер , планшет, телефон белән генә уйнап утырмыйлар ,ә күңелле итеп ял да итә беләләр икән.
22 нче гыйнвар көнне мәктәптә “Тату сыйныф серләре” дигән темага тәрбия сәгатьләре узды. Бу дәресләр татулык һәм дуслыкны ныгытуга юнәлтелгән.
19 январь көнне Субаш авылында «Кач ману» («Крещение») коенулары булып узды.
21 января 2015 года на основании районного графика в с. Шадки прошло отчетное собрание Шадкинского сельского поселения о проделанной работе за 2015 год. На собрании присутствовали Глава Тюлячинского муниципального района Зарипов И.Ф., руководители района, районных организаций, учреждений, главы сельских поселений. Выступила о деятельности культурной жизни с. Шадки библиотекарь Галимуллина К.Х. На концерте участвовали коллективы объединений дома культуры.
21 гыйнвар көнне Казаклар авылы китапханәсендә «Ахирәтләр мәҗлесе” берләшмәсенең чираттагысы булды. Өлкәннәр һәм яшьләр арасындагы мөнәсәбәтләр турында “Татулыкка ни җитә” дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде. “Бүгенге көн авазы” яңа кайткан газета-җурналлар күргәзмәсе ясалды һәм аңа күзәтү үткәрелде.
Максабаш авылында гомер кичереп, бүгенге көндә Казан шәһәрендә балалары тәрбиясендә яшәүче тыл ветераны - Шайдуллина Фавзия Нуретдин кызы шушы көннәрдә 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Шушы уңайдан, аны чын күңелдән бәйрәме белән тәбрик итәбез! Аңа исәнлек-саулык, тынычлык телибез!
Сөт җитештерү буенча алдынгы урында Алан хуҗалыгы, 2016 елның 1 гыйнварына сөт җитештерү 967 кг артык.
Район буенча бер сыерга иң күп сөт җитештерү буенча беренчеләр рәтендә Агролак хуҗалыгы – 17,5 кг, Нирус хуҗалыгы – 17,3 кг., Алан хуҗалыгы – 16,5 кг.
Бүген Баландыш төп мәктәбендә 5 сыйныфта инглиз теленнән ачык дәрес булды. Беренче категорияле укытучыбыз Гөлнара Җаббарова хәзерге заман ФДББ стандартлары таләпләренә туры килгән , методик яктан уңышлы дәрес бирде.Укучыларда активлык, белемгә омтылыш, кызыксынып чит телне өйрәнү һәм системалылык сизелде.Дәрестә электрон укыту җиһазлары, аудиоязма, сингапур элементлары кулланылды.
Балаларда кошларга сакчыл караш ,мәрхәмәтлелек ,кайгыртучанлык хисләрен тәрбияләү, ярдәм итәргә теләк тудыру,аларны рәнҗетмәскә кирәклеген төшендерү;кошлар турында белемнәрен ныгыту максатыннан Теләченең 2 нче номерлы балалар бакчасында уртанчылар,зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән “ Кошларга булышыйк!” акциясе үткәрелде. Акция кысаларында тәрбиячеләр баллар белән әңгәмәләр,төрле бәйгеләр үткәрделәр.
Уртанчылар төркеме балалары әти-әниләре ярдәме белән кошларга җимлекләр ясадылар : 25 баланың һәркайсы диярлек төрле материаллардан ясалган үзенчәлекле җимлекләр алып килде. Балалар тәрбиячеләре Закирова А.Х. белән бергә аларны балалар бакча ишегалдындагы агачларга элделәр. Балалар көн саен җимлекләренә азык салып торалар, үзләренең канатлы дуслары турында онытмыйлар.
Мәчет балалар бакчасы янында гына урнашкан. Шуңа күрә алар көн саен азан тавышын ишетеп торалар. Балаларда татар халкының гореф-гадәтләренә, йолаларына, дингә карата хөрмәт нәкъ менә балачактан башлана. Балаларны авылыбызның мөхтәрәм кешесе - Фатыйх хәзрәт каршы алды. Ул нәниләргә әдәп- әхлак, татар халкына хас гадәтләр турында сөйләде. Иманлы, тәүфикълы балалар булып үсүләрен теләп, күчтәнәчләр биреп, озатып калды.