Өстәмә ярдәм чаралары турында Республика матди ярдәм күрсәтү үзәгенең район бүлеге җитәкчесе Фәрит Нигъмәтҗанов безең балалар бакчасында 21 гыйнвар көнне әти-әниләргә консультация үткәрде.
Өстәмә белем бирү педагогы Шайхиева Илсияр Миннәхмәт кызының фәнни-эзләнү эше буенча проекты һәм Балалар иҗат үзәге түгәрәк әһелләренең рәсемнәре җибәрелде, алар: Галимзянова Алия Илнур кызы (җитәкчесе Галимзянова Фәния Габделхак кызы), Фазлыева Лилия Ришат кызы (җитәкчесе Касимова Ләйсән Ракыйф кызы), Файзова Азалия Илшат кызы (җитәкчесе Касимова Ләйсән Ракыйф кызы), Яруллина Алия Марат кызы ( җитәкчесе Нигматҗанова Ландыш Илсур кызы), Мухаметшина Айгөл Рауф кызы ( җитәкчесе Сахабиева Люция Заһид кызы), Мавлина Зәлия Шәүкәт кызы ( җитәкчесе Шайхиева Илсияр Миннәхмәт кызы).
Суыклары да, кар-бураннары да җитәрлек. Ләкин нәкъ менә шушы бураннары уңайсызлыклар тудыра да, бигрәк тә ялгыз яшәуче өлкән яшьтәге кешеләргә. Олы Нырсы мәктәбе тимурчылары, көчләреннән килгәнчә, аларга ярдәм итәргә тырыша, безгә беркетелгән әби-бабайларга барып, карларын көрәп торалар. Алар, килуебезгә сөенеп, рәхмәтләрен әйтеп, изге теләкләрен теләп кала.
Олы Мишә урта мәктәбендә 18 нче гыйнвардан табигый-математик фәннәрнең атналыгы бара. Укучыларда фәннәргә кызыксыну уяту максатыннан, бүген 7-9 нчы сыйныфлар арасында интерактив уен үткәрелде. Укучылар математика, физика, химия, биология, география һәм информатика фәннәреннән үзләренең белемнәрен тикшереп карадылар. Әлеге чараны музыкаль тәнәфесләр ямьләндерде. Катнашучылар һәм килгән кунаклар бәйрәмнән канәгать калдылар.
2015 елның 20 январендә Алан авылы мәдәният йортында Алан авыл җирлеге Советының 2015 елда эшләгән эшләре турында отчет җыелышы булды. Җыелышта Теләче муниципаль районы башлыгы Зарипов Ильдус Фатихович; Теләче районы оешма җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары катнашты.
Бүген Кече Кибәхуҗа төп мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы Газизова Р.Х.2016 ел- Татарстанда сулыкларны саклау елына багышлап балалар иртәсе үткәрде. 2016 елда Татарстанда халыкның һәм җәмәгатьчелекнең игътибарын сулыкларны саклауга юнәлтә торган чаралар планлаштырыла. Чарада шулай ук Россия киносы елы үткәрү турында да сөйләнде.
Алар җимлекләр ясадылар. Хәзер көн дә тәрәзәдән кошларның килеп тукланып китүләрен күзәтәләр.
Теләче районының тарихы 1935 елның 25 гыйнварыннан башлангыч ала. Тик нибары 24 ел яшәп кала, 1959 елның 12 октябрендә ул таркатыла, аның территориясе, бүлгәләнеп, башлыча Саба, өлешчә Питрәч районнарына кушыла. Татарстан Республикасының 1991 елның 28 ноябрендә к район яңадан торгызыла. Шушы көннән башлап , яңа сулыш алып яшәүгә быел 25 ел була. Бу уңайдан Баландыш төп мәктәбендә районыбыз тарихы, мәдәнияте турында әңгәмәләр,экскурсия , сыйныф сәгатьләре үткәрелде.
Олы Мишә мәктәбе укучылары фән олимпиадаларының район турында актив катнаштылар. Бүгенге көндә олимпиадаларда җиңүчеләребез белән республика турында катнашу өчен әзерлек эшләре алып барыла. 10 класс укучылары Мингазова Д. Һәм Сафиуллина А. рус теле һәм рус әдәбиятыннан, 4 сыйныф укучысы Мухаметов А. математика фәннәреннән республика туры олимпиадаларында катнашачак. Укучыларыбызга һәм аларның җитәкчеләренә уңышлар телибез.
19 гыйнварда Кукмарада яшь хоккейчыларның Анатолий Тарасов исемендәге "Алтын алка" клубы республикакүләм ярышларының зона уеннары булып үтте. 2001-2002 елларда туган малайларны үзенә җыйган әлеге турнирда Теләче балалар һәм яшүсмерләр мәктәбе укытучы-тренеры Фиданур Мөбәрәкшин һәм Илнар Җәләев җитәкчелегендә районыбыз командасы да катнашты. Республикакүләм ярышларның зона турында Саба, Балтач, Кукмара, Мамадыш, Әтнә, Арча һәм Теләче районы командалары көч сынашты. Яшь хоккейчыларыбыз башта Әтнә районы командасы белән уйнап,7:0 исәбе белән җиңде,соңыннан Саба районы командасы белән очрашып,0:5 исәбе белән җинелде. Кызганыч, районыбыз командасы көндәшләренә оттыру сәбәпле, финал уеннарында катнашмаячак.