ЯҢАЛЫКЛАР


21
гыйнвар, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Ул Гайсә пәйгамбәрне Иордан елгасының изге суларында чукындыру хөрмәтенә уткәрелә  башлаган.

 Бу көнне чиркәүдә суны изгеләштерәләр. Шармыш авылында да изге атакай суга укып бәкегә чиркәү тәресен төшерде, бу суны изгеләштерү дип атала. Су сихәтләндерү көченә ия була. Бу суны монда килүчеләр үзләре белән алды.


19
гыйнвар, 2016 ел
сишәмбе

18январь көнне 3нче балалар бакчасында район тәрбиячеләренә мастер-класслар күрсәтелде . Ачык чара кысаларында башка балалар бакчасы тәрбиячеләре дә эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Семинар-практикум үткәрү тәрбиячеләр өчен зур ярдәм булды дип уйлыйбыз, чөнки эш дәверендә кулланырга яраклы белешмәләр, кулланмалар таратылды һәм күрсәтелде.

15 январь көнне Олы Мәтәскә авылы китапханәсендә “ Мәтәскәм - гүзәлем” дип исемләнгән шигырь уку кичәсе үткәрелде. Бу чарада төрле сыйныф укучылары катнаштылар. Алар Мәтәскәгә, туган якка багышланган шигырьләр укыдылар.   Кичә җанлы үтте.

Югары   Кибәхуҗа   урта  мәктәбе    укучылары   мәктәп территориясен  кардан  чистартырга  ярдәм  итәләр.  Көчле  бураннардан соң  мәктәп тирәсе  кар белән  тулды.  Укучылар бик теләп  техничка  апаларына   кар  көрәргә  булыштылар. 15-20 минут  саф   һавада   хезмәт итү  сәламәтлеккә дә бик файдалы.

Бу программаны тормышка ашыру максатыннан, 15 нче гыйнвар конне 11 нче сыйныфта «Телим – булдырам - кирәк» темасы астында тәрбия сәгате утте. Бу дәрес укучыларның аңлы рәвештә һөнәр сайлавын күз алдында тотты.

    Укучыларның һөнәрне аңлап сайлаулары сөендерә. Аларның бу теләкләре чынга ашсын иде.

Бөтенроссия олимпиадасының республика турында Югары Кибәхуҗа урта мәктәбеннән биологиядән Сөнгатуллин Булат, экологиядән Хаҗиева Айзилә катнашачак. Бүгенге көндә биология укытучысы Ибраева Ризәлә Зәкиҗановна укучыларны ярышка әзерли. Уңышлар телибез!

15 гыйнварда Балалар иҗат үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Мухаметзянова Алсу Беренче “Алга” балалар технопаркында Беренче Перельман  укуларда катнашты. Алсу Мухаметзянова  Почет грамотасы бүләкләнде.

 18 нче декабрь көнне Теләче 2 нче номерлы балалар бакчасында физкультура  буенча тәрбияче Вәлиуллина Л.Җ. мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән “ Кышкы уеннар” исемле эстафета үткәрде. Бу эстафетаның төп максаты балаларны сәламәт яшәү рәвешенә өйрәтү, физик һәм психик яктан сәламәтлекне ныгыту, физкультура белән даими шөгыльләнергә күнектерү иде. Эстафета барышында балалар кышкы уен төрләрендә ярыштылар. Нәтиҗәдә дуслык җиңде һәм һәрбер балага “Җитезлек өчен” дигән  медаль тапшырылды. Балалар уеннардан бик канәгать калдылар.

Шул уңайдан Теләче җирлекара китапханәсендә шагыйрьнең китапларыннан төзелгән күргәзмә эшләнде. Әдәби иҗатында һәм поэзиясендә үзенә генә хас табигыйлек, лирик-публицистик яңгырашлы шигъри сүзе белән җир кешесенең хезмәт батырлыгына дан җырлаучы, ил-җир, милләт язмышы, катлаулы чор вазгыяте белән бәйләп, аның яшәү нигезен тәшкил иткән гореф-гадәтләрен, уй-хисләрен, теләк-омтылышларын, гамен-борчуларын тасвирлаучы каләм остасының иҗаты үзенчәлекле.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International