Мәктәпнең эчке контроль планына нигезләнеп Олы Мишә урта мәктәбендә ачык дәресләр уздырыла. График нигезендә үткәрелгән бу дәресләр үзара тәҗрибә уртаклашу максатыннан оештырыла.19 нчы январь көнне Урта Мишә башлангыч мәктәбе укытучысы Мингазова Д.Н 4 сыйныфта рус теленнән ачык дәрес күрсәтте.Дәрестән соң укытучылар ФГОС таләпләренә туры китереп анализ ясадылар.
Рус теле һәм әдәбияты укытучысы Власова Н.Н. язучының тормыш юлы, иҗаты белән таныштырды. Укучылар язучының «Две березы на холме» әсәре буенча чыгыш ясадылар. Т.Поликарпова үзенең бу әсәрендә сугыш чорында Әбде мәктәбендә укыган еллары турында яза. Укучылар өчен әсәрдәге геройларның прототипларында үз авыл кешеләрен тану кызыклы булды.
Бу укучылар мәктәп һәм район данын татар теле һәм әдәбияты, рус әдәбияты һәм физкультура фәннәре буенча яклаячаклар.
Китап укучыларга яңа кайткан китаплар, җурналлар тәкъдим итте. Алар үзләренә ошаган китапларны, җурналларны өйләренә укырга алдылар.
15 январь көнне Иске Җөри авылы китапханәсендә «Гаиләдә һәм җәмгыятьтә хатын-кызныӊ роле» темасына әӊгәмә үтте. Хатын-кызлар өчен чыга торган Сөембикә журналына күзәтү ясалды.
16 нчы январь көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә “Ил – көн яңалыклары – газета журналларда”дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрелде. Чарада китапханәче Мухаметшина Гөлфия китапханәгә килүче “Ватаным Татарстан”, ”Татарстан яшьләре”, ”Мәдәни җомга”, ”Теләче” газеталарына күзәтү ясады.
Китапханә кунаклары үзләренең балачакта яратып укыган китапларын, кызыклы китап алу өчен китапханә ишеге төбендә чиратка тезелеп көтеп торганнарын искә төшерделәр. Китап яратучыларга 1970-1990 елгы әдәбият буенча мәгълүмат та бирелде.
Шуларнын берсе - китапханәнең иң яшь укучысын ачыклау иде. 2016 елның 16 гыйнварында ясаган нәтиҗәләр буенча, бу исемгә Домолазова Ангелина лаек булды. Аңа 5 яшь, шуңа да карамастан, ул әнисе белән бик еш китаплар алырга килә. «Аеруча, әни укыган әкиятләрне яратып тыңлыйм» - ди Ангелина.
Теләче урта мәктәбе укучылары “«Сдай макулатуру – сохрани леса!» акциясендә актив катнаштылар. Макулатура җыюда 1 урынн Сергеев Н. -7 сынйф укучысы (телефон), 2 урын- Гузаиров А., 4-в сыйныф (планшет), 3 урын- Шаймарданова А 5-в сыйныф (колонки), 4 урын- Нигматзянов Г., 2-а сыйныф (машина). Иң күп макулатура җыйган 3а сыйныфы , класс җитәкчесе Саттарова Таслима Фатиховна грамота һәм сертификат белән бүләкләнделәр.
14 гыйнвар көнне районыбызга РФ Федераль Җыелышы Дәүләт Думасы депутаты, РФ ФҖ Дәүләт Думасының мәгълүмат сәясәте, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә комитеты рәисе урынбасары, ЛДРП фракциясе әгъзасы Вадим Евгеньевич Деньгин килде. Ул ЛДПР сәяси партиясенең Татарстан регионы бүлеге координаторы Габдрахманов Марсель Маликович һәм районыбыз башлыгы Зарипов Илдус Фатихович белән безнең мәктәбебездә дә булып китте.