ЯҢАЛЫКЛАР


15
гыйнвар, 2016 ел
җомга

Юлларда имин йөрү һәр кешенең үзеннән тора. Имгәнмичә йөрү, сәламәтлекне саклау үз кулыбызда. Кагыйдәләрне үтәмәгән, белмәгәннәр куркыныч хәлләргә күбрәк эләгәләр. Шуңа күрә транспорт хуҗасына да, җәяүлегә дә юл йөрү кагыйдәләрен белү бик мөһим. Олы Мишә урта мәктәбендә юлда йөрү кагыйдәләрен өйрәнүгә зур игътибар бирелә. Тәрбия сәгатьләрендә укучылар иминлек кагыйдәләрен теләп өйрәнәләр.

2016 елның 14 гыйнварында Теләче Үзәк балалар китапханәсендә, балалар һәм яшүсмерләр өчен булган Фән һәм техника атналыгы уңаеннан, “Мир современной техники” дип аталган китап күргәзмәсе төзелде. Күргәзмәгә куелган фәнни – популяр эчтәлектәге өр - яңа китаплар, төрле яшьтәге китап укучылар өчен кызыклы булыр һәм фән һәм техника өлкәсендәге күзаллауларын тагын да киңәйтергә ярдәм итәр дип уйлыйбыз.

СССРның Дәүләт һәм Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты, ТАССРның халык язучысы, чын зыялы, гыйлемле, милләт язмышын һәрдаим онытмаучы, гамәлен таланты белән раслый ала торган, шул җөмләдән сәясәтче дә булган олуг шәхес Гомәр Бәшировның тууына 115 ел тулу уңаеннан Теләче җирлекара китапханәсендә күргәзмә эшләнде һәм китап укучылар белән әңгәмә үткәрелде. Әдип китап укучыларга “Туган ягым –яшел бишек”, ”Җидегән чишмә”, “И язмыш, язмыш...” “Гыйбрәт” һәм күп кенә башка әсәрләре аша таныш. Алар рәтенә язучының яңа китабын – “Күңел дәфтәре”н дә өстәргә кирәк. Әлеге күргәзмә аша  күренекле әдипнең иҗаты  белән танышырга, китапларын яздырып алып укырга мөмкин.

14 января 2015г. район посетил депутат Государственной Думы  Федерального собрания РФ, первый заместитель председателя Комитета Государственной Думы по информационной политике, информационным технологиям и связи Фракции ЛДПР Деньгин Вадим Евгеньевич. Он принял граждан по личным вопросам. Его сопровождал координатор Татарстанского регионального отделения политической партии ЛДПР  Габдрахманов Марсель Маликович.  Они посетили промышленной Парк «Тюлячи».    

  13 январь көнне Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре, авыл клубында “Бер күрешеү – үзе бер гомер”дигән яңа ел каршылау кичәсе оештырдылар.Кичәдә читтән кайткан кунаклар да катнашты.Кичә төрле уеннар,җыр-биюләр белән аралаштырып алып барылды.

   Максабаш  балалар  бакчасында тәрбияләнүче   Минһаҗева Әдилә һәм Дәүләтшина Алсу I- Халыкара иҗади эшләр бәйгесендә катнашып лауреат исеменә лаек булдылар һәм дипломнар белән бүләкләнделәр. Аларның эшләрен бәйгегә бакча мөдире Дәүләтшина А. Н., тәрбияче Сөнгатуллина Ф. Ә. әзерләделәр һәм Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.  Алга таба эшләрегездә иҗади уңышлар телибез!


14
гыйнвар, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Бу атнада Теләче 2 нче номерлы балалар бакчасында физкультура   тәрбиячесе Вәлиуллина Л.Җ. мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән “ Кышкы уеннар” исемле эстафета үткәрде. Бу эстафетаның төп максаты балаларны сәламәт яшәү рәвешенә өйрәтү, физик һәм психик яктан сәламәтлекне ныгыту, физкультура белән даими шөгыльләнергә күнектерү иде. Эстафета барышында балалар кышкы уен төрләрендә ярыштылар. Нәтиҗәдә дуслык җиңде һәм һәрбер балага “Җитезлек өчен” дигән  медаль тапшырылды. Балалар уеннардан бик канәгать калдылар.

 Кошлар  суыкка  чыдам  була.  Аларның  каурыйлары  һәм  мамыклары  искиткеч  җылы, ә  каннары  бик  кайнар, шуңа  күрә  кошларга  суык  куркыныч  түгел. Кошлар  өчен  иң  кыены –кыш  көне  азык  табу. Олы Мишә урта  мәктәбенең  башлангыч  сыйныф  укучылары кошларга  ярдәм  итәргә  булдылар.Алар  сыйныф  җитәкчеләре  белән  берлектә  кошларга  җимлекләр  ясадылар. Җимлекләрне  сыйныф  бүлмәсеннән  күренеп  торырлык  итеп, агач  ботакларына  элделәр. Җимлекләргә  салынган  җимнәр  белән   карабүрекләр, песнәкләр, чыпчыклар сыйланды, саесканнар  да  күренеп  китте.  Алар укучыларга рәхмәт  әйткәндәй, чырык-чырык  килделәр.

Баландыш авыл китапханәсендә “Укучы ир-ат-2016 ” дигән акция эшли башлады. Дөрестән дә укучы ир-атларыбыз көннән-көн күбәя бара. Алар кайткан яңа китапларны даими укып, үзләренә рухи азык алалар. Күбрәк укыган саен үзеңә яңа ачышлар ясыйсың, дөньяны яхшырак аңлыйсың, диләр алар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International