Кошлар суыкка чыдам була. Аларның каурыйлары һәм мамыклары искиткеч җылы, ә каннары бик кайнар, шуңа күрә кошларга суык куркыныч түгел. Кошлар өчен иң кыены –кыш көне азык табу. Олы Мишә урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары кошларга ярдәм итәргә булдылар.Алар сыйныф җитәкчеләре белән берлектә кошларга җимлекләр ясадылар. Җимлекләрне сыйныф бүлмәсеннән күренеп торырлык итеп, агач ботакларына элделәр. Җимлекләргә салынган җимнәр белән карабүрекләр, песнәкләр, чыпчыклар сыйланды, саесканнар да күренеп китте. Алар укучыларга рәхмәт әйткәндәй, чырык-чырык килделәр.