ЯҢАЛЫКЛАР


28
декабрь, 2015 ел
дүшәмбе

Инде берничә көннән 2015 нче ел белән хушлашабыз. Традицион рәвештә,  Олы Нырсы урта мәктәбендә бүген, 26 нчы декабрь көнне, укучыларның чыршы бәйрәменә багышланган чаралары уздырыла. Бу чарага һәр сыйныф үзенең театральләштерелгән музыкаль чыгышлар әзерләде. Тиздән мәктәбебезгә Кыш бабай белән Кар кызы килүе көтелә. Яңа 2016 нчы ел барчабызга да зур иҗади һәм фәнни уңышлар, саулык сәламәтлек алып килсен иде дигән теләктә калабыз.

         24 декабрь көнне Олы Мишә урта мәктәбендә эвакуацион чара узды. Мәктәп директоры Сафин А.С, хезмәтне саклау буенча җаваплы Газизуллин Р.А. барлык укытучыларга, техник хезмәткәрләргә һәм укучыларга инструктаж үткәрде. Инструктаж түбәндәге мәсьәләләрне яктыртты: пожар куркынычсызлыгы, террористик актлар куркынычсызлыгы, пиротехниканы кулланмаска кирәклеген искәртү, Яңа ел яллары һәм бәйрәмнәре вакытында куркынычсызлык кагыйдәләре. Укучылар каникулларын файдалы һәм хәвефсез үткәрерләр дигән өметтә калабыз.


25
декабрь, 2015 ел
җомга

2015 елның 25 декабрь көнне “Родник” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге педагог-психологы Г. Р.Зиннатова, “Ана бәхете” программасы кысаларына таянып, чираттагы дәресен үткәрде. Бу прогграмманың максаты бәби көтүче әниләргә социаль –психологик һәм физик яктан әзерлек күрсәтүгә, аларга дөньяга сәламәт балалар тудыруда ярдәм күрсәтүгә нигезләнә.

22 декабрь көнне Казан шәһәрендә ЮХИДИнең баш идарәсендә ел да журналистлар арасында уздырылучы «Ышаныч һәм иминлек» бәйгесендә җиңүчеләрне тәбрикләү тантанасы булып узды. Татарстанның ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рифкать Миңнеханов кулыннан безнең хезмәттәшләребез дә Диплом һәм бүләкләр алу бәхетенә иреште.

Искиткеч матур, зәвыклы китапларны нәни дусларыбыз тиз арада үз иттеләр. Китапханәче мавыктыргыч, яңа  китаплар белән таныштырып кына калмыйча, аларны әти-әниләре белән бергәләп китапханәгә чакырды, әңгәмәләр үткәрде.

Шагыйрь үзенең шигырьләрендә табигатьне төгәл тасвирлый, хатын-кыз матурлыгына битараф түгел. Фетның шигырьләре музыкаллеге белән аерылып тора, шунлыктан бик җиңел истә калалар. 24 декабрь көнне “Почемучка” клубына йөрүче балалар Фетның кыш фасылына багышланган шигырьләрен укыдылар.

Утырышны комиссия рәисе Җәләлев Рөстәм Кыямович алып барды. Утырышта 8 комиссия әгъзасының 7 се катнашты. Утырышның көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралды:

1) Татарстан республикасы Теләче районы территориаль сайлау комиссиясе регламентын раслау турында.

2) Татарстан республикасы Теләче районы территориаль сайлау комиссиясе рәисе урынбасарын сайлау турында.

3) Татарстан республикасы Теләче районы территориаль сайлау комиссиясе сәркятибен сайлау турында.

Кичә Пәйгамбәребез (с.г.в.) хөрмәтенә мөнәҗәтләр, салават әйтү белән башланып китте. Дин дәресләрендә белем алган Гөлчирә апа Әскарова тарафыннан Мәүлид догасы укылды, вәгазь сөйләнде. Кичәбез милли ризыклардан әзерләнгән чәй табыны артында дәвам итте.

Шул уңайдан  Иске Җөри авыл китапханәсендә ел буена эшләгән эшләрне чагылдырган  “2015 ел - Әдәбият елы“ исемле стена газетасы чыгарылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International