Балаларны кече яшьтән үк китап белән дус булырга өйрәтү, аларны китап укуга кызыксындыру һәм китап укучылар итеп тәрбияләү максатыннан Айдар авылы китапханәчесе балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр янында булды. Искиткеч матур, зәвыклы китапларны нәни дусларыбыз тиз арада үз иттеләр. Китапханәче мавыктыргыч, яңа китаплар белән таныштырып кына калмыйча, аларны әти-әниләре белән бергәләп китапханәгә чакырды, әңгәмәләр үткәрде.