24 декабрь көнне Казаклар авыл китапханәсендә Мәүлид кичәсе үткәрелде. Кичә Пәйгамбәребез (с.г.в.) хөрмәтенә мөнәҗәтләр, салават әйтү белән башланып китте. Дин дәресләрендә белем алган Гөлчирә апа Әскарова тарафыннан Мәүлид догасы укылды, вәгазь сөйләнде. Кичәбез милли ризыклардан әзерләнгән чәй табыны артында дәвам итте.