Укуның соңгы көнендә утырыш үткәрелде. Утырышта Палатаның составына үзгәрешләр кертү буенча сораулар каралды.
“Гром”лылар шушы көннәрдә генә Питрәч командасын 5:3, Казанның "Прайд" хоккей командасын 5:2 исәбе белән җиңгәннәр. Җиңүләр белән беррәттән әлбәттә җиңелүләр дә була.
Концерт программасы бик тирән әчтәлекле һәм кызыклы иде. Шулай ук әлеге төркемдә Венера Ганиева классында белем алучы 1 нче курс студентлары да катнашты. Концерттан тамашачы бик канәгать булып калды.
Фольклор коллективы "Яшь киленгә чишмә юлын күрсәтү" йоласын сәхнәләштерде, татар халык җырлары һәм биюләре башкарылды. Тамашачы Ямбулатлар чыгышын яратып карады.
Иске Жөри мәдәният йортында китапхәнә белән берлектә «Халыклар бердәмлеге» дип исемләнгән күргәзмә һәм түгәрәккә йөрүче балалар белән әңгәмә үткәрелде. Балалар төрле милләт халкының киемнәре, гөреф-гадәтләре белән таныштылар.
Бу спектакль Олы Мәтәскә, Югары Мәтәскә һәм Ямбулат мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә куелачак. Ноябрь ахырында "Сөйдергеч бөтие" комедиясы белән шушы авылларда да чыгыш ясау көтелә.
2015 елның 17 ноябрендә 10.00 сәг. Теләче муниципаль район Башлыгы И.Ф.Зарипов җитәкчелегендә, авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Р.Х.Низаметдинов катнашында “Сэт иле”-“Теләче” филиалы һәм бүлекчә җитәкчеләре катнашында киңәшмә булып үтте. Киңәшмәдә терлекчелек (сөт саву, бозау алу, терекләрне каплату) һэм авыл хуҗалыгы машиналары ремонты барышы сораулары каралды.
Кышкы чорда бозда бәхетсезлек очракларын кисәтү максатыннан мәктәп укучылары арасында “Боз өстендә сак бул!” дип исемләнгән рәсемнәр конкурсы игълан ителде. Күп кенә укучылар конкурсның муниципаль этабында катнашырга булдылар.
Балалар үзләренең рәсемнәрендә әкият геройларын ясадылар. Китапханәбезнең даими укучысы Айгөл Мингазова балаларга рәсем ясау буенча “мастер-класс” күрсәтте.
“Халык әкиятләре” дигэн күргәзмә куелды. Балалар әкият персонажларын искә төшерделәр. Катнашкан һәр балага да истәлекле бүләкләр тапшырылды.