Олы Мишә урта мәктәбендә “Утны сак тотыйк !” дигән темага сыйныф сәгате үткәрелде. Укучыларга электр энергиясенең нәрсә икәнлеге, электрны юкка әрәм-шәрәм итмәскә кирәклеге , электр энергиясенең кайдан алынганлыгы турында аңлатылды. Сыйныф сәгатенең максаты укучыларның энергетика өлкәсендәге хезмәт кешеләре турында күзаллауларын үстерү, электр энергиясенең көнкүрештә кулланылуы турындагы белемнәрен камильләштерү, сакчыллык һәм хезмәт кешесенә хөрмәт тәрбияләү. Шушы чаралар аша укучыларны энергетикларның хезмәтенә хөрмәт белән карарга, электр энергиясен юкка сарыф итмәскә өйрәтәбез.
Әлеге дәреснең максаты - сулыклар өстендә куркыныч булуын формалаштыру. Укучылар “Бозда уяу булам”исемле рәсемнәр конкурсында катнаштылар.Балаларның рәсемнәре кешеләр белән сулыкларда килеп чыга торган тормыштагы төрле ситуацияләрне һәм аларга булышу юлларын чагылдыралар.Төрле сюжетларны ясаган вакытта укучылар сулыкларда куркынычсызлык кагыйдәләрен үзләштерәләр.
14 нче ноябрь көнне Баландыш төп мәктәбендә ата-аналар җыелышы булып үтте.Җыелышның беренче өлешендә мәктәп директоры Хузин Ю.Р. һәм укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Минһаҗева Л.М. тарафыннан “I нче чирек йомгаклары, II чиреккә бурычлар”, «Урта сыйныфларда ФДББС ка күчү үзенчәлекләре”, “Чыгарылыш сыйныф укучыларын Төп дәүләт имтиханына әзерләүнең торышы” дигән темаларга чыгышлар ясалды. Икенче өлештә һәр класста сыйныф җыелышлары уздырылды. Биредә ата-аналар балаларының 1 нче чиректә уку һәм тәрбия өлкәсендә булган уңышлы һәм кыен яклары хакында җентекләбрәк сөйләштеләр, үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алдылар. Сыйныф җитәкчеләре шулай ук ата-аналарга ЕСИАда (единая система идентификации и аутентификации) регистрация үтәргә булыштылар.
14 -15 ноябрь конне “Батыр” спорткомплексында 2003-2004 елгы мәктәп укучылары арасында мини-футбол буенча Бөтенрәсәй Спартакиадасының региональ этабы кысаларында зона туры уздырыла. Элеге ярышларда республиканың районарынан 8 команда катнаша. Ярышларның ачылыш тантанасында Республика мәктәптән тыш эш узәге җитәкчесе М.Х. Әсәдуллин, Теләче районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары А.Р. Шәйдуллин, яшьләр һәм спорт эшләре җитәкчесе А.В. Галеев һәм мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Т.А. Тимофеева катнаштылар. Безнең мәктәп балалары һәм укытучылары ярышны күзәтеп, катнашучыларга көч биреп тордылар.
Ачылыш кысаларында оештырылган “Тимерхан” Саба районы командасы белән “Теләче” командасы уены 2:2 исәбе белән тәмамланды.
Бу атнада авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Р.Х.Низаметдинов һәм район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе И.Р.Нуруллин район крестьян-фермер хуҗалыкларының урыннарда эш торышын күзәтеп чыктылар. Шулай ук алар фремер хуҗалыклары башлыкларына ветеринария буенча таләпләрне аңлатып үттеләр.
Владимир, Иркутск өлкәләреннән дә булган, барысы 11 команда катнашкан әлеге ярышларда безнең спорт мәктәбе укучылары - Белоусова Виктория, Кадреева Екатерина, Салимова Анастасия да катнашты.
13 ноябрь көнне Баландыш авылы мәдәният йортында “Уятмакчы булсаң халык күңелләрен” дип исемләнгән фестиваль булып узды. Фестивальдә китапханәчесе Назипова Миләүшә әзерләгән сценарий буенча «Су юлы» йоласы - фольклор күренеше күрсәтелде.
Районыбызда “Уятмакчы булсаң халык күңелләрен” фестиваль конкурсы башланып китте. Әлеге фестиваль 13 ноябрь көнне Урта Мишә авыл клубында үтте. Концертта Урта Мишә авыл китапханәсендә оешкан “Ак калфак” берләшмәсенә йөрүче ханымнар да катнашты.
2015 нче елның 21 октябреннән 2016 нчы елның 26 маена кадәр Татарстан Республикасының барлык мәгариф учреждениеләрендә “Укучының мәдәни көндәлеге“ дигән яңа проект игълан ителде. Бу проект укучыларны тарихи-мәдәни урыннарга тарту максатыннан әзерләнгән. Аны оештыручылар бала-ларны компьютер, телевизордан беразга гына булса да читләштереп, кечке-нәдән үк мәдәнияткә, сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләүне дә, әти-әни күбрәк вакытын бала белән уздырсын дигән максатны да күз алдында тоткан-нар. Укучылар ел дәвамында китапханәләргә, музейларга, театрларга йөриячәкләр. Бу проектта Түбән Саурыш башлангыч сыйныф укучылары актив катнашырга тырышалар.