Китап уку – ял итү, вакытны файдалы үткәрү ул. Күкчә авылы китапханәсендә яңа кайткан китаплардан күргәзмә эшләнде. Бу күргәзмәгә матур әдәбият һәм балалар әдәбияте куелды.
14 ноябрь көнне 1 класс укучылары Иске Җөри авылы китапханәсендәге «Авылым тарихыннан» дигән музей почмагына экскурсиягә килделәр. Балаларга китапханәче Гильмутдинова Р. авыл тарихы, табигате, авылныӊ күренекле шәхесләре турында сөйләде, музейдагы экспонатлар белән таныштырды. Балалар зур кызыксыну белән тыӊладылар.
Безнең районнан тренер Киямов Айрат Ахматович җитәкчелегендә Зайнетдинов Ришат һәм Мифтахова Алия катнашты. Үз үлчәү авырлыкларында алар икесе дә 1 урынны яулады.
Олы Нырсы мәктәбеннән Мөбинов С.И. Халыкара “Ватанның яшь талантлары” иҗат олимпиадасында катнашып II дәрәҗә дипломы белән бүләкләнде. Уңышлары белән котлыйбыз!
14 ноябрь көнне Әбде авылы мәдәният йортында «Уятмакчы булсаң халык күңелләрен» фестиваль конкурсы булып узды.
Бу конкурста мәдәният йорты каршында шөгыльләнүче үзэшчән коллективы “Капустные вечёрки” дип исемләнгән элеккеге йола күренешен күрсәттеләр.
Һәрбер кеше сау-сәламәт һәм нык булу өчен спортбелән дус булырга, шөгыльләнергә тиеш. 14 ноябрь көнне Ачы мәдәният йортында «Спорт сөючән гаилә» дигән исем астында спорт ярышлары уздырдылар.
Тамашачыга һәм район мәдәният йортыннан килгән жюри әгъзәларына мәдәният йорты берләшмәләренә йөрүче авылыбыз үзешчәннәре көче белән концерт программасы һәм “ Киленгә су юлы күрсәтү йоласы” фольклор күренеше тәкъдим ителде. Тамашада балалар, урта һәм өлкән буын кешеләре дә катнашты.
Әлеге чара үзебезнең авыл тарихына багышланачак. Шулай ук концерт программасында «Балага исем кушу» йоласын, бүгенге көндә мәдәният йорты каршында эшләп килүче фольклор коллективы күрсәтәчәк. Коллектив репетицияләрдә бик теләп катнаша.
Әлеге фестиваль 13 ноябрь көнне Урта Мишә авыл клубында үтте.Концертта матур җырлар,дәртле биюләр һәм “Аулак өй”күренеше күрсәтелде. Авылыбыз үзешчәннәре бу конкурста бик актив катнаштылар.
Шул уңайдан Баландыш авыл китапханәсендә “Омтылсаң яңалыкка, рәхим ит матбугатка”дигән күргәзмә куелды. Кирәкле мәгүлүматлар,кызыклы яңалыклар - Шәһри Казанда.