“Мы вместе с книгой по жизни шагаем” – ул Теләче Үзәк балалар китапханәсендә фотолар буенча игълан ителгән беренче иҗади бәйге. Китапханәнең әлеге яңа идеясен районыбызның төрле яшьтәге китап укучылары актив рәвештә хупладылар. Бәйгедә катнашучылардан бары тик иҗат фантазиясе, үзенчәлекле формада фикер йөртә белү таләп ителгән иде.
Катнашучыларга сайлап алу өчен өч номинация тәкъдим ителде: “Мин китапханәдә укыйм”, “Мин табигатьтә укыйм”, “Мин өйдә укыйм”. Бәйгедә барлыгы 50 фотография катнашты. Җиңүчеләр безнең китапханәнең грамотасын һәм истәлекле бүләк алачаклар.
Ярышларда барлыгы 6 команда: Арча, Биектау, Кукмара, Питрәч, Саба һәм Теләче командалары катнашты.
Элеге ярышларда республиканың районарынан 8 команда катнаша.
Сугыш елларында Рәхилә апа тылда хезмәт куйган. Сугыштан соң гомер буе фермада эшләгән. Өч бала тәрбияләп үстергән. Бүгенге көндә, кызы Дания гаиләсендә, оныклар тәрбиясендә матур, бәхетле гомер кичерә.
10-12 нче ноябрь көннәрәндә Олы Нырсы урта мәктәбенең 10нчы сыйныф укучылары Галяветдинов Р., Шайхутдинов Д., Закирова Г. IV Республикакүләм тарихи – хокук ярышында катнаштылар. “Фемида” командасы III дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнде. Җитәкчесе тарих укытучысы Хәлилова Л.Р. Уңышлары белән котлыйбыз!
10 ноябрьдән 12 ноябрьгә кадәр Югары Кибәхуҗа урта мәктәбе директоры Миннекаева Г.Г. һәм укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Мифтахова С.Г. Татарстан Республикасы Фән һәм мәгариф Министрлыгының Educare Cooperative Limited сингапур компаниясе белән берлектә оештырылган курсларда укуда булып кайтты.
13 нче ноябрь көнне Җәнәй башлангыч мәктәбендә “Пожар куркыныч-сызлыгы кагыйдәләрен өйрәнү” темасы буенча класс сәгате үткәрелде. Класс сәгатендә укучылар янгын вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, янгын чыгу куркынычы янаганда югалып калмаска өйрәнделәр, балаларга презентация күрсәтелде. Мәктәптә укучылар, техперсонал белән тренировка үткәрелде.
Сәламәтлек темасы актуаль булып калуын дәвам итә.Кече Кибәхуҗа төп мәктәбендә исә сәламәтлек беренче урында тора торган мәсьәлә. Барыбыз да физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүнең, чыныгуның әһәмиятен аңлый. 11 ноябрь көнне башлангыч сыйныфлар укытучысы Закирова Г.Д. укучылар белән "Сәламәтлек иленә сәяхәт" оештырды. Укучылар спорт уеннарын , дөрес туклану кагыйдәләрен искә төшерделәр,көндәлек режимны барладылар, шәхси гигиена кагыйдәләре,чыныгу турында фикер алыштылар.
Олы Кибәхуҗа башлангыч сыйныф укучылары Казаклар авылы китапханәсендә кунакта булдылар. Алар яңа кайткан китаплар белән таныштылар, таушалган китапларны "дәваладылар", шулай ук Бөек Ватан сугышында катнашучылар хөрмәтенә куелган һәйкәл янында булдылар.
Шул уңайдан аны истәлекле бәйрәме белән Теләче муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Р. Р. Шайдуллин, Ветераннар советы рәисе М. М. Газизов, Социаль яклау бүлеге җитәкчесе Ф. М. Галимова һәм Теләче авылы башкарма комитетының җитәкчесе И. Х. Хамидуллин тәбрик иттеләр.