Олы Мәтәскә мәдәният йортында "Уятмакчы булсаң халык күңелләрен" фестиваль-конкурсына әзерлек бара. Безнең фольклор коллективы тамашачыларга "Тула басу өмәсе" күренешен тәгъдим итәчәк.
Халык бәйрәмнәре – шул халыкны милләт итеп берләштерә торган чараларның берсе. Алар халыкның милли горурлык, милли хисләр культурасын тәрбияләргә ярдәм итеп кенә калмыйлар, ә шул хисләрне кичергән кешеләрдә рухи канәгатьләнү дә тудыралар. 9 ноябрь көнне Югары Мәтәске авылында «Шаян сәхнә» берләшмәсенә йөрүче балалар белән татар халык уеннары уйналды. «Түгәрәкле» һәм «Наза» уеннарын алар яратып уйнадылар.
Олы Мишә авылы мәдәният йортында «Ләйсән» бию берләшмәсенә йөрүче балалар белән репетиция уздырылды. Алар «Уятмакчы булсаң халык күңелләрен» фестиваль конкурсына яңа бию өйрәнәләр.
Олы Мәтәскә мәдәният йортында Әниләр көне уңаеннан Р.Җиһаншинаның "Сөйдергеч бөтие" дип исемләнгән комедиясенә репетиция бара. Бу спектакль Олы Мәтәскә, Югары Мәтәскә һәм Ямбулат мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә куелачак. Ноябрь ахырында "Сөйдергеч бөтие" комедиясы белән шушы авылларда да чыгыш ясау көтелә.
7 ноябрь көнне Айдар авылы мәдәният хезмәткәрләренең чакыруы буенча, ерак араларны якын итеп, Зифа Кадырова үзенең укучылары, китап, әдәбият сөючеләр белән очрашуга килде. "Күңел җылым сезне җылытсын" дип исемләнгән, күптән көтелгән әлеге очрашуны Айдар авыл җирлеге белән берлектә китапханәче Алсу Фаляхова һәм мәдәният йорты директоры Резедә Фаляховалар оештырды. Зифа ханым үзенең тормыш юлы, иҗаты турында сөйләде, тамашачыларның бик күп сорауларына җавап бирде. Бик күпләр язучының автограф белән китапларын сатып алдылар.
Татарстанның халык артисты Сөләйман Йосыпов исемен йөртүче Алан авылы мәдәният йортында «Моңнар кайтсын авылга» татар җырын һәвәскәр башкаручылар II нче ачык иҗат фестивале үткәрелде. Бу мәдәни проект Сөләйман Йосыповның 90 яшьлек юбилеена, аның якты истәлегенә багышланды. Ачык фестиваль булганлыктан бу иҗади проектта Алан җирлеге һәвәскәр җырчыларыннан тыш, Олы Мәтәскә,Теләче авылы җирлекләреннән җырчылар катнашты. Һәр башкаручының чыгышын тамашачылар көчле алкышларга күмде. Фестивальдә катнашучыларга мөхтәрәм жюриның карары белән Дипломант,Лауреат мактаулы исемнәре һәм спонсорларның истәлекле бүләкләре тапшырылды.
6 ноябрь көнне районыбызда «Уятмакчы булсаң халык күңелләрен» фестиваль конкурсы башланып китте. Иң беренчеләрдән булып фестиваль Айдар җирлегенә кергән мәдәният йортларында узды. Бу җирлеккә керүче Субаш авылы клубы үзэшчәннәр коллективы бу конкурста актив катнаштылар. «Нардуган» керәшен халык фольклор ансамбле «Покрау» бәйрәменнән өзек күрсәттеләр. Аннан тыш концертта матур җырлар, дәртле биюләр, күңелле сәхнә күренешләрен дә күрергә була иде.
4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне. Шул унайдан Шармыш авылы клубында яшьләр белән берлектә «России мужества не занимать» дип исемләнгән кичә уздырылды. Очрашуның төп максаты булып үсеп килүче яшьләрне безнең тынычлыгыбыз өчен көрәшкән батырларыбыз белән таныштыру, аларны онытмау, хөрмәт итү иде.
Шәтке авылы китапханәсендә 3 ноябрь көнне , "Сәнгать төне" Бөтенроссия акциясе кысаларында "Китапханәдә сәнгать төне" дигән кичә үткәрелде. Шәтке авылы китапханәсендә дә китап укучылар үзләренең иҗади тырышлыкларын сынап карарга җыелдылар. Кичә түбәндәге программа буенча барды.
1. Китапханә буйлап экскурсия
2. Түләүсез интернет
3. "Шигырь язабыз" дигән конкурс (китап укучылар үзләрен шагыйрь ролендә тойдылар)
4. Әдәби коктейль( мәдәният йортында чәй һәм кофе өстәле)
7 нче ноябрь көнне Алан авылы мәдәният йортында "Моңнар кайтсын авылга" фестиваль-конкурсында Олы Мәтәскә мәдәният йортыннан узешчәннәребез Илзирә Валиуллина, Рәфилә һәм Инзилә Камалиевалар катнашып диплом һәм истәлекле бүләк белән бүләкләнделәр.