ЯҢАЛЫКЛАР


13
ноябрь, 2015 ел
җомга

Баландыш авылы мәдәният хезмәткәрләре  Низамова Сөмбел һәм Назипова Миләүшә  "Уятмакчы булсаң, халык күңелләрен" дигән фестивальгә әзерлек эшләре алып баралар. Берләшмәгә йөрүче балалар белән биюләр өйрәнелде, сценарий төзелде, сәхнәне бизәү эшләре башланды.

4 ноябрь – Бердәмлек көне уңаеннан Ачы мәдәният йортында  балалар белән рәсем конкурсы оештырылды. Конкурста катнашкан һәр балага ахырдан бүләкләр тапшырылды.

Районыбызда «Уятмакчы булсаң халык куңелләрен» дип исемләнгән фестивальгә старт бирелде. Аны Айдар җирлеге узешчәннәре башлап җибәрде. Фестиваль үз эченә авыл халкы көче белән оештырылган концерт программасын һәм фольклор күренешне күрсәтүне бурыч итеп куйган иде. Айдар авыл җирлегенә кергән Айдар мәдәният йортында әлеге чара күтәренке рухта  узды. Катнашучылар арасында яше- карты һәм балаларның чыгышы әзерләнде.

6 ноябрь көнне Әбде мәдәният  йортында  караоке- кичә үткәрелде. Кичәдә туган якка , туган авылга , якын дусларга багышланган җырлар башкарылды. Кичә азагында Дима Семёнов үзенең җырларын башкарды.

5 ноябрь көнне Әбде мәдәният йортында "Уятмакчы булсаң халык күңелләрен " дигән фестиваль конкурска  әзерлек репетицияләре уздырылды.

Уен барышында балалар бик кызыксынып табышмакларга җаваплар таптылар, Көзсылуның сорауларына җаваплар бирделәр. Китапханә мөдире аңлаешлы һәм үтемле итеп көзге сынамышлар белән таныштырды. Биредә алар көз айларын исләренә төшерделәр, шулай ук урман җәнлекләре – тиен, куян, аю һәм керпенең көзне ничек каршылаулары турында белделәр.    

Аңа 95 яшь тула.  Шул уңайдан,  ветеранны тәбрик итәргә  Екатериновка авылына  район Башкарма комитетының социаль мәсьәләләр  буенча урынбасары Альфред Шәйдуллин, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе  Фәридә Галимова, Теләче авыл  җирлеге башлыгы Илнур Хәмидуллин, район ветераннар Советы рәисе Мансур Газизов килде.   Алар сугыш ветераны белән аралашып, истәлек бүләкләрен тапшырды.  

Буген без Олы Мэтэскэ балалар бакчасында балалар белэн «Янгын куркынычсызлыгы» темасына энгэмэ уткэрдек.Ут чыгу куркынычы булган эйберлэр белэн сак эш итэргэ кирэклеген искэ тошердек, янгын чыкканда узлэрен дорес тотарга кирэклеген анлаттык. Шулай ук безнен балалар район кулэмендэ оештырыла торган «Янгынга каршы»рэсем конкурсына рэсемнэр ясадылар.


12
ноябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

2015 елның 12 ноябре көнне 15 кешедән торган район хуҗалыклары инженерлары Авыл хуҗалыгы идарәсе баш инженеры И.Р.Баев җитәкчелегендә Балтач муниципаль районының Труд хуҗалыгында “Авыл хуҗалыгы техникаларының оешкан төстә 2016 ел кыр эшләренә әзерләү”  буенча республика зона киңәшмәсендә катнаштылар.

Киңәшмә кысаларында педагог-психолог Зиннатова И.Н. тәрбиячеләрне балаларның мәктәпкә әзерлеге буенча диагностиканың гомуми нәтиҗәләре белән таныштырды.Аерым биремнәрдә булган уртача кәрсәткечләрне күтәрү максатыннан ,тәрбиячеләргә балалар белән индивидуаль һәм төркемләп эш алып бару өчен киңәшләр бирде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International