ЯҢАЛЫКЛАР


12
ноябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

     2015 елның 12 нче ноябрь көнне «Родник» халыкка социаль  ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре районыбызның узәк ял паркында  балалар белән «Үзебезнең табигатьне саклыйк» дигән темага  әңгәмә  уткәрделәр.

     Әлеге теманың максаты:  балаларга табигатьне пычратмаска, матур итеп  сакларга, аны яратырга  һәм табигатькә хөрмәт хисләрен уяту иде.

Бу көннәрдә театрның гастрольләре дәвам итә. Нина Гернет әсәре буенча (Миләүшә Галявиева-Габдрахманова тәрҗемәсе) куелган “Дорофей маҗаралары”  спектакле 12 ноябрь көнне Олы Мәтәскә һәм 14 ноябрь көнне  Олы Кибәхуҗа авыл мәдәният йортларында күрсәтеләчәк. 

Төрле материаллардан бүләкләр әзерлиләр. Бигрәк тә зур кзыксыну белән бу түгәрәккә малайлар йөри. Алар агач материаллар, пыяла, төрле буяулар һәм башка материаллар белән эшләргә өйрәнәләр. Күргәзмәлек өчен бик матур  табуреткалар инде әзерәп куйганнар.

Аларга янгын  чыгуга каршы аңлату эшләре алып барылды һәм янгын сүндерү җайланмалары  да бирелде.

Шулай ук балаларга, матди ярдәм күрсәтүче “Наз” фондыннан кайткан, яңа кышкы аяк киемнәре таратылды.

10нчы ноябрьдан 19 нчы ноябрьга  кадәр Олы Нырсы мәктәбендә, Мәгариф  министрлыгы  тарафыннан җибәрелгән биремнәр буенча,   барлык  фәннәрдән  дә 1 чирек өчен контроль эшләр үткәрелә.

Ноябрь ае Олы Мишә урта мәктәбендә әхлак тәрбиясе айлыгы дип игълан  ителде. Шул уңайдан башлангыч сыйныф укучылары белән “Әдәп төбе- матур гадәт” дигән темага сыйныф сәгате узды.  Бу сыйныф сәгатендә яшь буынга  кешеләргә, үзенең якыннарына, сыйныфташларына карата  игьтибарлы, ихтирамлы,  мәрхәмәтле булырга кирәклеге өйрәтелде, әдәпле сөйләм күнекмәләре булдырылды.  Укучыларга яхшы һәм күркәм гадәтләрне кече яшьтән үк тәрбияләргә кирәклеге аңлатылды. Тел, сүз, сөйләм әдәбе турында халкыбызның бик күп мәкальләре  искә төшерелде. Әдәплелеккә карата хикәләр укып анализланды, төрле уеннар уйналды. Һәрвакыт тәмле телле, әдәпле, тәрбияле , шәфкатьле булып калыйк!

11 ноябрь көннеКазанның «Баско» бозсараенда Теләче-Сокол(Казан) командаларыарасында Идел буе һәвәскәрләр хоккей лигасыКубогыначираттагыуенбулып узды. Уен 4:3 Теләче командасыфайдасына төгәлләнде.

8 ноябрь көнне Шәтке авылы мәдәният йортында Рәсим Низамов һәм Айгөл Бариевалар конөерты булды. Авыл халкына концерт бик ошады.

11 ноябрь  көнне Олы Нырсы мәдәният йорты директоры китапханәче белән берлектә, Олы Нырсы «Кояшкай» балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар һәм башлангыч сыйныф укучылары катнашында «Дин һәм без» дигән темага әңгәмә үткәрелде. Әлеге чарага авылыбызның өлкән кешесе Губайдуллин Гарифулла абый чакырылды. Ул балаларга дин, диннең әһәмияте турында сөйләде

Кеше сәламәтлеге ул һәрчак кеше тормышының иң кыйммәтле хәзинәсе. Югары Мәтәске авылы клубында «Спорт сәламәт яшәү рәвеше» дигән девиз астында спорт ярышлары үткәрелеп тора. 11 ноябрь көнне уздырылган спорт  уеннарында  да яшьләр актив катнаштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International