Акция балаларны китапханәгә күбрәк тарту максаты белән үткәрелде. Укучылар матур әдәбияттән тыш төрле фән тармакларына багышланган китапларны да укыдылар.
Бу альбомга гаилә архивыннан фоторәсемнәр, гаилә тарихлары тупланды.
Ярышларда районның Шармыш, Теләче, Баландыш, Сауш, Лесной, Олы Нырсы, Иске Җөри, Олы Мишә һәм Алан мәктәпләреннән 92 бадминтончы катнашты. 1999 елгы һәм өлкәнрәкләр арасында узучы ярышларда район мәктәпләренең физик тәрбия укытучыларына да катнашу мөмкинлеге тудырылды.
Балалар бер-берсенә табышмаклар әйтештеләр, ребуслар, сканвордлар чиштеләр, әкиятләр һәм шигырьләр укыдылар.
Максатыбыз - үз тарихынны белу һәм тамырларыңа ихтирамлылык, халкына һәм Ватанына тугрылыклы граждан итеп тәрбияләү кебек кыйммәтле мәгълүматларны яшь буынга аңлату иде.
Конкурс таләпләре буенча фотоларда балаларның китап белән бәйләнеше чагылырга тиеш. Әлеге шартларга туры килгән биш фотосурәт конкурска җибәрелде.
8 ноябрь көнне Шәтке авылы мәдәният йортында Рәсим Низамов һәм Айгөл Бариевалар конөерты булды. Авыл халкына концерт бик ошады.
11 ноябрь көнне Олы Нырсы мәдәният йорты директоры китапханәче белән берлектә, Олы Нырсы «Кояшкай» балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар һәм башлангыч сыйныф укучылары катнашында «Дин һәм без» дигән темага әңгәмә үткәрелде. Әлеге чарага авылыбызның өлкән кешесе Губайдуллин Гарифулла абый чакырылды. Ул балаларга дин, диннең әһәмияте турында сөйләде.
10 ноябрь көнне Олы Нырсы мәдәният йортында бию берләшмәсенә даими йөрүчеләр белән әниләр көне уңаеннан, үткәреләсе чарага репитиция үткәрелде. Әлеге берләшмәгә барлыгы 12 бала йөри. Биюче кызларыбыз мәдәният йортында үткән барлык чараларда да актив катнашалар. Бию берләшмәсен Алабуга мәдәният агарту училищесының 2 нче курс студенткасы Саляхова Энҗе җитәкли.
Кеше сәламәтлеге – һәр чор өчен һәм һәр кеше өчен дә һәрвакыт актуаль тема булды һәм булачак. Кеше сәламәтлеге ул һәрчак кеше тормышының иң кыйммәтле хәзинәсе. Югары Мәтәске авылы клубында «Спорт сәламәт яшәү рәвеше» дигән девиз астында спорт ярышлары үткәрелеп тора. 11 ноябрь көнне уздырылган спорт уеннарында да яшьләр актив катнаштылар.