ЯҢАЛЫКЛАР


16
ноябрь, 2015 ел
дүшәмбе

Потом они познакомились самыми старыми книгами, сохраненными в библиотеке. В Древнем Египте для записи уже со времен Первой Династии использовался папирус - бумага, сделанная из стеблей одноименного тростника, который произрастал на болотистых берегах Нила. Конечно же, древние книги той эпохи не сохранились до наших дней. А в нашей библиотеке хранится книга в 1949 года выпуска,  наша библиотека открыта в том же году.

Журналдагы аеруча кызыклы дип табылган мәкаләләргә аерым тукталып үтелде. Ольга Тунскаяның “Сандыкта сакланган  җырлар һәм Тәңкә Туранованың язучы, шагыйрь, драматург Марат Кәбировның иҗатына багышлап язылган мәкаләсе укучыларда зур кызыксыну уятты. Татарстан журналында “Китап киштәсе дигән бүлеккә дә аерым тукталып үтелде.

Китапханәче Петрова Л.  яңа китаплар белән таныштырганнан  соң, укучылар “Иң зирәк” дип исемләнгән табышмаклар чиштеләр, төрле мавыктыргыч уеннар уйнадылар. Чара ахырында бүләкләр тапшырылды.

12нче ноябрь көнне Олы Мишә урта мәктәбе укучылары Казан шәһәрендә экскурсиядә булдылар.Укучыларыбыз Кариев исемендәге яшь тамашачы театрында “Казан ятиме” исемле спектакль карадылар. “Әкият” курчак театры бинасының матурлыгы белән хозурландылар.   

    Пьеса  балаларга зур тәрбияви чара булып тора.Актерлар осталыгы белән күрсәтелгән начар гадәтләр, яшьләрнең әдәпсез тормыш алып барулары хәзерге вакытта актуаль проблемалар.Без шушындый чаралар аша укучыларыбызга дөрес яшәү юнәлешләрен күрсәтергә тиешбез.           


13
ноябрь, 2015 ел
җомга

Китапханәгә балалар өчен дә,олылар өчен дә  китаплар даими кайтып тора. Бу күргәзмә олылар өчен  яңа кайткан китаплардан эшләнде.

12 ноябрь көнне Теләче районы  “Батыр” спорт комплексында  бадминтон ярышы булып узды.  Баландыш төп мәктәбенең   укучылары ике подгуппада да 1нче урынны яуладылар. Котлыйбыз аларны!

 Олы Мишә урта мәктәбе укучылары Сахабиев Х.Х., Муллахметов И.Г., Фатхуллин И.З. физика укытучысы Шигапов С.С. җитәкчелегендә 5нче ноябрьдән 7 нче ноябрьгә кадәр Республика күләмендә үткәрелгән “Фән фестивале-2015” конкурсында катнаштылар. Конкурс КНИТУның химия буенча сәләтле укучылар лицей- интернатында узды.  Укучылар  “Химград” технополисында,  “Идея” һәм “ИТ-Парк” та , КНИТУның лаборатория-ләрендә булдылар.

Очрашуда укучылар,укытучылар  үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. Язучы узенең  иҗаты,тормышы турында сөйләде. Укучылар үзләренең яраткан җырларын бүләк иттеләр.Очрашу бик күңелле үтте.

Күргәзмәгә укучылар ясаган табигать мизгелләре рәсемнәре, табигать турында китаплар куелды. Гарәфи Хәсәновның “Елның дүрт фасылы” дип исемләнгән китабына күзәтү үткәрелде. Китапта табигать, җәнлекләр һәм кошлар дөньясы турындагы әсәрләре тупланган. Викторина барышында елның һәр фасылына карата мәкальләр, табышмаклар әйтелде.

   

Китапханә фондында саклана торган иң өлкән китап белән таныштылар, газета-журналлар укыдылар. Китап безнең җаныбызга иңгән, каныбызга сеңгән.  Китапсыз күңел – буш күңел, китапсыз йорт – нурсыз йорт, китапсыз милләт – кыйбласыз милләт. Бәхетебезгә, без, безнең яшьләребез андыйлардан түгел!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International